+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2022, 14:40

Студентлар мобилизациядән кичектерелә

Бу хакта БСТ телеканалының туры эфирындагы брифингта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Студентлар мобилизациядән кичектерелә
Студентлар мобилизациядән кичектерелә

Русия Президентының 2022 елның 24 сентябрендәге 664 санлы “Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору турында”гы Указы нигезендә кичектерү дәүләт аккредитациясе алган дәүләт белем бирү оешмаларында, фәнни оешмаларда һәм урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча белем алучы студентларга бирелә.

— Кичектерүне алу өчен барлык шартлар да үтәлергә тиеш. Әгәр дә икенче белем алсагыз, бу кичектерү сезгә кагылмый. Искәртеп үтәм, бу указ дәүләт мәгариф оешмаларына гына кагыла. Дәүләтнеке булмаган мәгариф секторы указга эләкми, — дип сөйләде БСТ телеканалының туры эфирындагы брифингта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Әгәр студент "бакалавриат" программасы буенча укыса, аннан соң магистратура шулай ук беренче белем булып саналачак. Тик магистратурадан соң студент яңадан магистратурага укырга керә икән — бу икенче белем санала.

Әгәр вузда белем алган студент академик ял алып, армиядә хезмәт иткән һәм вузга кире кайткан, программа буенча укуын дәвам итә икән, указның кагыйдәләре аңа кагыла.

Моннан тыш, югары уку йортларында белем алучылар өчен өлешчә мобилизацияләүгә бәйле мәсьәләләр буенча Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар линиясе" ачылды. Студентлар барлык кызыксындырган мәгълүматны белә, шул исәптән чакырылыш кагыйдәләре турында аңлатмалар, социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр, психологик ярдәм ала ала. "Кайнар линия" тәүлек буе 8 (800) 222-55-71 (доб. 1, доб. 2) телефоны буенча эшли.

 

Фото: 9111.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: