+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2022, 17:38

Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта

Моңа ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән гомумдәүләт проектлары ярдәмендә ирешелә.Берничә ел дәвамында төрле мөһим социаль юнәлешләрдә гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Сәламәтлек саклау, демография, мәгариф, торак, экология, хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары булдыру буенча, фән, мәдәният, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм башка өлкәләрдә киң колачлы эшләр башкарыла.

Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта
Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта
Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, соңгы өч елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 54 районда һәм 2 шәһәрдә урнашкан 382 мәктәп төп һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен үзләренең матди-техник базасын яңарткан. 2019-20 елларда “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрен булдыру өчен бу мәктәпләрнең һәркайсы уку әсбаплары, санлы җиһазлар, шул исәптән 3D-принтер, виртуаль чынбарлык шлемы, квадракоптерлар, медиа-җиһазлар, санлы лабораторияләр, мобиль сыйныф, шулай ук “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” фәнен өйрәнү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен уку әсбаплары, кирәк-ярак белән тәэмин ителгән.
Былтыр Стәрлетамак шәһәрендә балалар өчен “IT-куб” дип аталган санлы белем бирү үзәге ачылган. Быелгы уку елында мондый үзәкләр Белорет, Ишембай районнарында, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Уфа шәһәрләрендә эшли башлаячак. “IT-куб”ларда балалар Python-да, Java-да программалаштырырга, VR-AR кушымталарын эшләргә, кибергигиена, алгоритмика һәм логика нигезләрен, роботларны программалаштырырга укытыла.
Гомумдәүләт проектларын эзмә-эзлекле үтәүче районнар исемлегендә Кушнаренко да бар. Ул “Заман мәктәбе”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү”, “Санлы мәгариф”, “Киләчәк укытучысы”, “Социаль активлык” төбәк проектлары, “Экология”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау” программалары буенча аеруча актив эшли.
“Заман мәктәбе” төбәк проекты кысаларында район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүнең яңа алымнары кертелгән. Технология, информатика, тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәннәрен өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр булдыручы кабинетлар җиһазланган. Кушнаренко гимназиясендә һәм беренче урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре уңышлы эшли. Аларда бу мәктәпләрнең укучылары гына түгел, авыл балаларына да шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Моның өчен авыл укучыларын мәктәп автобуслары атнасына берничә тапкыр “Үсеш ноктасы” үзәкләренә алып килә.
Күптән түгел ике авыл мәктәбендә дә – Иске Тукмаклы һәм Шәриптә “Үсеш ноктасы” үзәкләрен җиһазлау эшләре төгәлләнгән. Ә Иске Камышлы урта мәктәбенә санлы белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында укучылар өчен – 30, укытучылар өчен 2 ноутбук, интерактив такталар сатып алынган. Әхмәт, Иске Тукмаклы укучылары да тиздән шундый ук ноутбуклар белән эшли башлаячак.
“Һәр баланың уңышы” төбәк проекты нигезендә районның Иске Камышлы һәм Иске Кормаш авылларында урнашкан ике мәктәбендә спорт заллары төзекләндерелгән.
Яңа уку елы Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучылары өчен шатлыклы вакыйга белән башланды. Биредә тантаналы шартларда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.
Гимназиядә химия, биология, физика фәннәре буенча санлы лабораторияләр барлыкка килде. Алар төрле күрсәткечләрне үлчәү өчен махсус датчиклар белән җиһазландырылган.
“Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасында гимназия укучылары һәм килгән кунаклар өчен лабораторияләргә мавыктыргыч һәм фәһемле экскурсия үткәрелде, укытучылар осталык дәресләре тәкъдим итте. Мисал өчен, биология кабинетында укучылар остазлары җитәкчелегендә заманча җиһазлар ярдәмендә төрле организмнарның күзәнәкләрен җентекле өйрәнеп булуын күрсәтте. Химия кабинетында датчиклар ярдәмендә pH күрсәткечен, төрле эремәләрнең электр үткәрү сәләтен, температурасын җиңел генә үлчәргә мөмкин. Балалар азык, кофе, чәйнең pH күрсәткечен дә үлчәп карады, моны белүнең, дөрес туклануның сәламәтлек өчен бик мөһим булуын дәлилләде.
Физика кабинетында исә укучылар остазлары Татьяна Миңнеәхмәтова белән робот җыйган. Аны ничек файдаланырга кирәклеген дә аңлатып бирделәр. Тиздән роботлар фәнни өлкәдә генә түгел, производство һәм көнкүрештә дә киң кулланыла башлаячак, шуңа күрә дә мәктәпләрдә “Робототехника” өстәмә программасын кертү көнүзәк мәсьәләгә әверелде, ди белгечләр.
Дүртөйле районының тагын берничә мәктәбендә: Суккул, Әсән, икенче санлы лицейда, Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөртүче Маядык урта мәктәбендә дә яңа уку елында “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләрен ачу узды. Аларга шулай ук химия, физика, биология буенча укыту җиһазлары комплекты, санлы лабораторияләр кайтарып урнаштырылды.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты авыл җирендә яшәүче балалар өчен дә зур мөмкинлекләр ача: алар заман технологияләре белән эш итәргә өйрәнә, уңайлы шартларда белем ала, “Үсеш ноктасы” үзәкләрендә дәресләр дә мавыктыргычрак, тирәнрәк формада уза, – ди укытучылар.
Шул ук вакытта... Бүген илебез буенча 4 меңнән артык “Үсеш ноктасы” үзәге эш башлаган. Үткән елда республикабызда мондый 205 үзәк булдырылган. Мәктәпләргә “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәрен өйрәнү өчен заманча санлы җиһазлар кайтарылган. Быел Башкортстанда тагын 240 “Үсеш” ноктасы” барлыкка киләчәк.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: