+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2022, 22:10

Заман мәктәпләре шундый булырга тиеш!

Уку елы башыннан Кырмыскалы районында тагын алты урында “Үсеш нокталары” үз эшен башлады.

Заман мәктәпләре шундый булырга тиеш!
Заман мәктәпләре шундый булырга тиеш!
Сихонкин авылындагы урта мәктәп – шуларның берсе. Шушы көннәрдә биредә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдәге мәгариф үзәге ачылды. Әйе, исеме беренче карашка бик катлаулы күренсә дә, проектның асылы бик гади, аңлаешлы һәм файдалы. Соңгы өч елда безнең районның 15 мәктәбе укытучылар дәресләрен тагын да мавыктыргыч, кызыклырак итеп үткәрсен өчен яңа корылмалар алды.

Әгәр дә проект тормышка ашырыла башлаган тәүге елларда оештыручылар укучыларның ялын үткәрүгә басым ясаса, хәзерге юнәлеш биология, химия, физика һәм робототехникага кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Мәсәлән, Сихонкин мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ислам Шәйморатов физика буенча тикшерү җыелмалары белән бик оста эш итә. Мәктәптә “Үсеш ноктасы” ачылган көнне ул кунакларга яшелчәләрнең энергиясен электр утына әйләндерү мөмкинлеген күрсәтте. Әлбәттә, читтән күзәтүчеләр өчен бу бер фокус буларак тоелса да, моңа фәнни аңлатма бар. Ышанмаучылар физика китабын ачып укый ала.
Ә менә Петр Алексеев һәм Эльвир Баһаветдинов үзләре җыйган роботлар белән рәхәтләнеп идарә итә. Шуларның берсе – пульт ярдәмендә хәрәкәт итүче төягеч. Бу эштә аларга “Үсеш ноктасы” җитәкчесе – математика һәм информатика укытучысы Алина Ефремова ярдәм итә. Укытучы әйтүенчә, киләчәктә алар роботлар җыю белән генә шөгыльләнми, аларны “терелтү” өчен махсус компьютер программалары да язачак. Димәк, хәрәкәтнең һәр төрен алгоритмда билгеләргә мөмкин. Төягеч өчен җитәкче программаны үзе төзегән, ә икенче бер роботны хәрәкәтләндерү өчен укучылар белән бергәләп эшләгәннәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда робототехника түгәрәкләренә йөрүчеләр саны аз түгел. Димәк, гомумдәүләт проекты уңышлы эшли һәм үз җимешләрен бирә, дип кыю әйтергә була.
Шул ук мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Соловьева биология буенча приборлар җыелмасын файдаланып, җимешләрдә водород ионнарының концентрациясен үлчәде. Яңа корылманың датчиклары барлык мәгълүматны экранга чыгара, аларны язып алырга һәм анализларга гына кала. Бу юлы биш җимешне тикшереп күрсәттеләр. Нәтиҗәләрдән күренүенчә, кивины бик күп ашарга киңәш ителми, чөнки кеше организмы өчен ул бик агрессив, аны еш һәм күпләп ашаганда ашказаны-эчәк тракты авырулары барлыкка килергә мөмкин.
Сихонкин мәктәбенә алынган корылмаларның хакы 1 миллион сумнан артык. Укучыларның зур кызыксыну белән төрле тикшеренүләр үткәрүен карап, бу корылмалар киштәләрдә тузанланып ятмас, мәктәп программасын үзләштерү һәм дәрестән соңгы эшчәнлек алып бару өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип ышанасы килә.
Шулай ук бу көнне тагын бер шатлыклы хәбәр дә яңгырады: әлеге мәктәп мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына кертелгән, һәм күптән көтелгән төзекләндерү эшләре биредә 2024 елда башкарылачак.
Сихонкин мәктәбеннән тыш, “Үсеш нокталары”н ачу тантаналары районыбызның Иске Муса, Бекет, Подлуб, Иске Кыешкы, Бозаяз авылларында да узды. Хәзер район буенча 15 “Үсеш ноктасы” эшли. Бу бик шатлыклы күренеш, укучыларыбыз төрле фәннәрне үзләштерү өчен өстәмә мөмкинлекләр арта, белем бирү сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен бик яхшы мөмкинлекләр ачыла. Ә заман мәктәпләре шулай булырга тиеш тә!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: