Узган ел тарихи вакыйгаларның түгәрәк даталарына бай булды. Шуларның берсе – 1861 елда Русиядә крепостное правоның гамәлдән чыгарылуына 160 ел. Гасырлар дәвамында Русиядә идарә итү системасын билгеләп килгән крепостной стройның җимерелүе үзенең артыннан реформаларның бер-бер артлы баруын таләп итте. Тарих дәресләреннән без шуны беләбез: суд, земство, шәһәр, хәрби реформалар – Бөек реформаның дәвамы.
1864 елның гыйнварында расланган “Земство учреждениеләре турында югары положение” нигезендә илдә земстволар барлыкка килә. Уфа губернасында алар 1875 елда гына кертелә. Земстволар урындагы халыкка салынган аерым земство җыемы исәбенә эшли. Аларның компетенциясендә – хуҗалык эшләре: юллар, күперләр, мәктәпләр, дәваханәләр, приютлар төзү һәм аларны хезмәтләндерү, этаплы-арестант юлларын карау.
Илдә барган үзгәрешләр, әлбәттә, безнең төбәк халкын да урап узмый. Алар үзләрен бигрәк тә мәгариф өлкәсендә сиздерә. 1897 елның 22 сентябрендә Бөре өязе земство утырышында берничә зур авылда земство мәктәпләре ачу турында карар кабул ителә. Мондый типтагы мәктәпләр зур торак пунктларында гына булдырыла. Безнең тирә-якта Борай, Иске Балтач, Түбән Иванай, Яугилде, Югары Тәтешле авылларында ачыла. Исемлектә Богдан авылы да булуы аның ни дәрәҗәдә зур булуын дәлилли.
Архив язуларына ярашлы, 1895 елда авылда 300 хуҗалык исәпләнгән һәм 1849 кеше яшәгән. Дөньяви мәктәп ачарга тагын бер сәбәп – Богдан авылы кешеләре Мәскәү – Себер трактын (Екатерина трактын) хезмәтләндергән. Монда, заманча әйтсәк, инфраструктура ярыйсы үсешкән булган. Каторгага, сөргенгә этап белән баручылар һәм хәрбиләр өчен ашханә, бараклар, мунча, фельдшер пункты эшләгән. Сәүдәгәрләр, юлчылар почта станциясендә атларын алыштырганнар, мәчеткә кереп намаз укыган, лареклардан кирәк-ярак алган. Авыл кешеләре ярыйсы гына урысча сукалаган, укый-яза белүчеләр дә байтак булган.
Кантон системасы елларында (1798-1865 еллар) авылда 4нче мишәр кантон идарәсенең штаб-квартирасы урнашкан, читтә хәрби хезмәт үтү дә богданлыларның аң-белем дәрәҗәсен үстергән.
Авылда өч мәчет булып, алар каршысында мәдрәсәләр эшләгән. Бу чорда кадими укыту белән беррәттән, мәдрәсәләрдә җәдиди юнәлештә укыту да киң таралган. 1885 елда төзелгән мәчетнең алдынгы карашлы имам-хатыйбы Кәлимулла Насыйбуллин мәдрәсәдә укытуны яңача оештыра. Гарәп, фарсы, төрек, урыс телләрен яхшы белүче мөгаллимнең абруе зур була, анда белем алу өчен төрле тарафлардан киләләр. Шундый ук мәктәп 1908 елда яңа төзелгән дүртенче мәчет каршында мулла Садретдин Гыймадетдинов тарафыннан ачыла һәм 1917 елга кадәр эшли.
Уфа губернасы халык училищелары директорының 1898 елның 28 июнендәге 922нче боерыгы буенча Богдан авылында урыс-башкорт халык училищесы ачыла. Дин кануннары белән беррәттән, анда урыс теле, арифметика, табигать белеме, география фәннәре укытыла. Беренче укытучылар югарыда телгә алынган Кәлимулла Насыйбуллин һәм Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Миңлеәхмәт Фәйрузов була. Документлардан күренүенчә, мәктәп өчен аерым бина төзелә, өяз земствосы мәктәпне карап-тоту, эш хакы түләү буенча чыгымнарны үз өстенә ала.
Утыз беренче Бөре өязе земство җыелышы документларында “Бөре өязенең земство исәбенә яшәүче мәктәпләрнең 1904-05 уку елына торышы турында отчеты”нда Богдан урыс-башкорт училищесы буенча түбәндәге мәгълүмат китерелә: исемлек буенча – 21 укучы; малайлар – 21, кызлар – юк. Югары сыйныфта – 5, урта сыйныфта – 6, башлангыч сыйныфта 10 укучы. 1904-05 елда мәктәпне 5 укучы тәмамлаган.
Мәктәпне тәмамлаучылар, башлыча, соңыннан үзләре укытучылар булып эшләгән. ХХ гасыр башында алар либерал, революция идеяләрен тараткан, совет власте урнашкач, комсомол активистлары, яхшы оештыручылар, зур вазыйфалы кешеләр буларак танылган.
1917 елгы революция алды елларында авылга язучы, шагыйрь Хөсни Кәрим килә. Аңа авылда китапханә оештыру бурычы йөкләтелә. Богданның гына түгел, тирә-як авылларның да иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы китапханә тирәсендә кайный бу елларда. Февраль революциясе көннәрендә ул митингларда чыгыш ясый, аңлату эшләре алып бара. 1917 елның май аенда Мәскәүдә үткән Бөтенрусия мөселман съездына Бөре өязеннән делегат итеп сайлануы аның бик популяр булуын дәлилли. Бу чордагы вакыйгалар киләчәктә “Ертылган приказ”, “Ике дус” әсәрләрендә чыгылыш табачак.
Урыс-башкорт училищесы базасында 1919 елда совет мәктәбе эшли башлый. 1934 елда 5нче сыйныф ачыла, ә 1937 елда 7 сыйныф ачылып, мәктәп тулы булмаган урта мәктәп дип атала, арытаба сигезьеллыкка әйләнә, 1992 елда тугызъеллык булып китә.
50нче еллар азагына мәктәп биналары ярыйсы гына таушала. 1959 елда директор Фатих Хөсәенов кирпечтән биналар төзү мәсьәләсен күтәрә. Тәвәккәлләп, хөкүмәт тарафыннан конфискацияләгән Хәким байның өен сүтеп, ташып, кирпечләрен чистартып, мәктәп төзи башлыйлар.
Мәктәпне укытучылар, ата-аналар, укучылар, авыл яшьләре төзи. Төзелеш материаллары өчен директор, ә төзелеш өчен математика укытучысы Мөзир Ихаятдинов җавап бирә.
“Иртәнге якта укытабыз, төштән соң мәктәп төзибез. Ташчы, столяр, штукатур-маляр һөнәрләрен үзләштердек”, – дип көлеп сөйли иде Мөзир Хәсән улы әңгәмәләр вакытында. Бердәм тотынган эш нәтиҗәле була – 1960 елның 1 сентябренә укытучылар балаларны яңа бинада каршылый. 1967 елның көзенә икенче корпус та әзер була.
Фатих Закир улы турында коллегалары да, инде үзләренең чәчләренә чал кергән укучылары да һәрвакыт җылылык белән искә ала. “Тирән белемле, эрудит, яхшы оештыручы, патриот иде, аның өчен беренче урында һәрвакыт мәктәп мәнфәгате булды. Таләпчән, ләкин гадел, аны авыл халкы ихтирам итә иде”, – ди алар.
Тырышлыгы, фидакарь хезмәте шулай ук Хөкүмәт, район хакимияте тарафыннан югары бәяләнә. Фатих Закир улы СССР халык мәгарифе отличнигы, “БАССРның атказанган укытучысы” исемнәренә лаек була.
Аның кул астында эшләгән күп кенә яшь укытучылар киләчәктә директорлар булып киткән. Фәнәви Әмирҗанов, Вәлидиан Исмәгыйлев, Хатыйп Солтанов тәүге эш алымнарына Богдан мәктәбендә өйрәнгәннәр.
Гомумән, бу мәктәптә укытучы һөнәренә гомер буена тугры калган шәхесләр хезмәт салды һәм бүген дә шулай.
Мәктәп тормышын авыл, колхоз тормышыннан башка күз алдына китереп булмый. “Россия” хуҗалыгын күп еллар мәктәп укучылары кадрлар белән тәэмин итеп килде. Көчле хуҗалык булган авылда яшьләр күпләп төпләнеп калды. Күпбалалы гаиләләр саны да байтак.
Алдагы елда 125 еллыгын билгеләячәк мәктәптә белем алган укучылар медицина, авыл хуҗалыгы, нефть, транспорт, төзелеш тармакларында хезмәт сала. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында фән, әдәбият, сәнгәть өлкәсендә уңыш казанучылар да байтак.
ХIХ гасыр азагында, Николай патша заманында ачылып, ХХ гасыр аша узып, ХХӀ гасырның чиреген ваклаучы мәктәп юлы биек баскыч кебек. Һәр баскычы сынаулар белән ныгытылган. Һәр баскычында – кешеләр язмышы.
Миләүшә НӘБИЕВА,
Богдан урта мәктәбенең тарих укытучысы.