5 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Алар Уфада вузара студентлар кампусын төзү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Бу - дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге үсешенең мөһим юнәлешләренең берсе.
Искәртеп узабыз, 2021 елның августында Русия Президенты Владимир Путин республика кампусын булдыру башлангычын хуплады. Аны төзү өчен ил Хөкүмәте бюджет гранты бирәчәк. Русия фән һәм югары белем министры белән очрашуда Башкортстан Башлыгы проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
— Кампусны файдалануга тапшыру срокларын без үтибез, бу - 2025 ел, — диде Радий Хәбиров. — Мәйдан сыйфатында Уфаның тарихи һәм мәдәни-ял үзәген билгеләдек. Төп университетлар һәм фәнни оешмалар монда тупланган. Без архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен эшләдек. Ул безнең проектның тулай тораклар гына түгел, ә заманча фәнни-белем бирү мохите булуын ачык күрсәтә. Бу - яшәү, уку, фән, спорт һәм мәдәният өчен урын.
Кампусны концессия шартларында ике чиратта төзергә планлаштыралар. Беренчесе 35,8 мең квадрат метр мәйданлы IQ-парк бинасын реконструкцияләүне үз эченә ала, ул 2024 елда үз ишекләрен ачачак. Ә 2025 елда төзүчеләр 116 мең квадрат метрдан артык мәйданлы яңа биналар төзүне тәмамлаячак. Кампуска инвестицияләрнең гомум күләме якынча 20 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуларның 60 проценты — федераль акчалар.
— Без әлеге проект буенча концессияне оештыруның төрле вариантларын карадык. Минемчә, төзелешне билгеләнгән вакытта төгәлли алырлык ышанычлы партнер билгеләдек, – дип өстәде Радий Хәбиров. – Кампус— мәгариф өлкәсе һәм республикабыз өчен зур казаныш.
Валерий Фальков Башкортстан җитәкчелегенә фәнни-мәгариф инфраструктурасын үстерүдә нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
— Без республиканың фән һәм югары белем бирү өлкәсендә зур потенциалын күрәбез, — диде Валерий Фальков. — Шулай ук Уфада фән һәм технологияләр буенча берләштерелгән университет төзү буенча мөһим карар өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров Валерий Фальковны Республика көне уңаеннан оештырыласы тантаналы чараларда катнашырга, шулай ук вузара студентлар кампусы проекты белән җентекләп танышырга Башкортстанга чакырды.