Очрашуда мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, профильле комитет рәисе урынбасары Әлфис Гаязов катнаштылар.
Парламент спикеры кунакларны җылы каршы алды. Ул мәктәптә патриотлык хисе тәрбияләүнең мөһимлеген, милли мәдәниятнең һәм туган телләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.
— 1990 елларда без патриотлык турында оныттык һәм Көнбатышның ялган кыйммәтләрен юнәлеш итеп алдык, — диде парламент спикеры. — Әмма барыбызны да берләштерә алган бердәнбер идеология — патриотизм идеологиясе. Ул безгә бик кирәк. Бездә полиэтник җәмгыять. Совет чорына төрлечә карарга була, әмма факт факт булып кала: бу чорда дәүләтчелеге булмаган күп кенә халыклар үз мәдәниятләрен, телләрен саклап калу һәм баету мөмкинлеге алды. Без республикада милли мәгарифнең югары дәрәҗәсен саклап калырга тырышабыз. Депутатлар бу эштә актив катнаша. Әле без Дәүләт думасына белем бирү процессын камилләштерүгә, милли телләрнең әһәмиятен арттыруга, аларны уку процессында куллануга юнәлтелгән закон чыгару башлангычы белән чыктык. Туган телләр — полиэтник Русия җәмгыятенең нигезе.