"Бүген Укытучылар көне — аларның һәркайсына рәхмәт әйтү өчен тагын бер сәбәп", - дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, педагогларга көндәлек фидакарь хезмәтләре һәм балаларга ихлас мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген республикада 33 мең укытучы исәпләнә.
“Аларның һөнәри осталыгына, һәр укучының күңеленә юл таба белүенә бик күп нәрсә бәйле – һич арттырусыз, илебезнең киләчәге. Нәкъ менә педагоглар балаларыбызны чын кешеләр, ватанпәрвәрләр булырга, уйларга һәм карарлар кабул итәргә өйрәтә. Бу - авыр, әмма бик мөһим хезмәт, — дип ассызыклады төбәк Башлыгы. — Барлык укытучыларыбызны һәм ветеран педагогларны котлыйм. Сәламәтлек, сабырлык, уңышлар телим! Ә без, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез”.