+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 11:00

Укытучы исемен гомер буе йөрәктә йөртәбез!

Радий Хәбиров укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Укытучы исемен гомер буе йөрәктә йөртәбез!
Укытучы исемен гомер буе йөрәктә йөртәбез!
“Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм!

Безнең алда белем дөньясын ачкан, күпгасырлык мәдәни байлыкны күрергә өйрәткән, күңелләргә матурлык орлыклары салган зирәк остазларыбызның исемнәрен гомер буе йөрәкләребездә йөртәбез.

Бүген авыр вакытта укытучылар үзләренең гражданлык бурычларын җаваплы үти, укучылары белән иң мөһиме турында сөйләшә, якташларыбызның батырлыклары турында сөйли. Республика мәктәпләрендә инженерлык, медицина, кадет, шәйморатов һәм башка профильле сыйныфлар ачыла.

Бүгенге көн педагогы үзендә зирәклекне, сабырлыкны берләштерергә, предмет компетенцияләренә ия булырга, үз осталыгын даими камилләштерергә тиеш. Республикада мәктәп укытучыларының күбесе — игелекле һәм игътибарлы хатын-кызлар. Сезнең иңнәрегездә — мәгариф системасы , һәм сез бу игелекле эшне намус белән башкарасыз.

Киләсе "Педагог һәм остаз елы"нда безгә күп эшләр башкарырга туры киләчәк – белем сыйфатын күтәрү, олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләү, балаларны физик яктан чыныктыру, аларга булачак белгечлекне сайлауда ярдәм итү. Балаларның бер-берсе белән дус булырга, иҗат итәргә өйрәнүе, Ватан патриотлары булып үсүе, шәхси һәм һөнәри үсешкә әзер булуы бик мөһим.

Ныклы сәламәтлек, сүнмәс энергия, оптимизм һәм илһам сезгә, безнең кадерле укытучыларыбыз! Сезнең намуслы хезмәтегез алга таба да туган Башкортстан һәм Бөек Русия чәчәк атуына хезмәт итсен!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров”, — диелә республика җитәкчесе котлавында.

 
 
Фото: zastavki.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: