+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 октябрь 2022, 10:40

Укытучыларыгызга рәхмәт әйтегез!

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә — укытучылар.

Укытучыларыгызга рәхмәт әйтегез!Укытучыларыгызга рәхмәт әйтегез!
Укытучыларыгызга рәхмәт әйтегез!
Укучының төрле төсләргә буяган чәче — эчке халәтнең чагылышы. Бәхәслеме? Мөмкин. Ләкин бу - хәзерге хакыйкать. Хәзерге мәктәпләрдә 10 һәм 20 ел элек булган кебек түгел инде. Яхшырак та, начаррак та түгел. Башкача гына. Әмма һәр бала белән эшләргә, аңа күңел салырга кирәк. Монысы үзгәрми.

Бүген, Укытучылар көнендә, Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының “Сәлам” программасы туры эфирында мәртәбәле кунак — Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатының урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Канаф кызы Муллагалиева. Ул Башкортстанның барлык 33 мең укытучысына тәбрикләү җиткерде.

Бүген педагоглар һәм укучылар социаль челтәрләрне актив алып бара. Укытучының хезмәттәшләре, укучылары һәм аларның әти-әниләре белән аралашуы гадәттәгедән онлайн-форматка күчте. Октябрьский шәһәренең 8нче мәктәбеннән Альбина Фомина https://vk.com/wall14354636_2834 һәм Мәләвезнең 8нче мәктәбеннән Наталья Кунакбаева https://vk.com/wall35764870_6584 — бары тик ике пост кына, ә алар бик күп.
Мәктәпләр һәм укытучыларның социаль челтәрләрдәге битләренә язылыгыз, анда бик кызыклы!

Бүген укытучыларыгызга рәхмәт әйтегез һәм алар турында языгыз. Бүген генә дә түгел.
Һәм мәктәп елларыгызны искә төшерегез.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас