+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 10:15

Юлия Смеховага уңышлар телик!

“Русиянең ел укытучысы”Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре иртәгә игълан ителәчәк.

Юлия Смеховага уңышлар телик!
Юлия Смеховага уңышлар телик!
Быел “Русиянең ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы Төмәндә уза. Узган елда мәртәбәле бәйгедә Төмән шәһәренең 16нчы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева җиңү яулаган иде. Шуңа күрә быел укытучылар арасында иң мөһим һәм күләмле һөнәри осталык конкурсын әлеге төбәк кабул итә.


,Беренче тур сынаулары 22-27 сентябрьдә узды: укытучылар Төмән укучылары өчен үз фән­нәре буенча дәрес­ләр үткәрде һәм дәрес­тән тыш чаралар оештырды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнде. Алар икенче тур сынауларын үтте: һәрберсе осталык дәресе үткәрде, анда практик нәтиҗәлелеге булган шәхси һөнәри техниканы күрсәтте. Аннары лауреатларга “Ел укытучысына сорау”га җавап бирергә туры килде. Ул матбугат конференциясе форматында үткәрелде, анда конкурсантларга укучылар, ата-аналар, журналистлар, һөнәри һәм мәдәни җәмәгатьчелек сораулар бирде.
Бу сынаулар нәтиҗәсендә биш призер билгеләнде, алар Мәскәүгә юлланып, кичә йомгаклау этабының өченче турында катнашты. “Педагогик совет” финал сынаулары кысаларында алар мәгариф министры Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль бурычлары турында фикер алышты һәм аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итте.
“Русиянең ел укытучысы-2022” Бөтенрусия конкурсында җиңүченең исеме, төп приз – зур Бәллүр пеликан иясе 5 октябрьдә игълан ителәчәк. Традиция буенча, конкурс программасын Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемдә, шулай ук “Россия-Культура” телеканалы эфирында карап була, анда “Конкурс көндәлекләре” трансляцияләнәчәк.
Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын Стәрлетамак 1нче гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Смехова яклый. 20 ел педагогик стажы булган педагог быел “Башкортстанның ел укытучысы” һөнәри бәйгедә абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Шунысы игътибарга лаек: “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исемен дә нәкъ Юлия Смехова яулады.
Узган елда мәртәбәле бәйгедә Башкортстан данын “Ел укытучысы-2020” республика конкурсының абсолют җиңүчесе Фидан Гафаров яклаган иде.
– Юлия Александровна конкурс сынауларын уңышлы үтсен һәм куелган максатларга ирешсен! “Ел укытучысы” конкурсы – беренче чиратта, үз һөнәрен яратучы кешеләр, укытучылар, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә була, – дип, коллегасына теләкләштек белдерде ул.
Педагогик бәйгенең төп максаты – укытучыларның рухын күтәрү, аларны иҗади сыйфатларны үстерүгә һәм күрсәтүгә рухландыру, һөнәрне популярлаштыру.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: