+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 октябрь 2022, 11:45

Укытучыларга игътибар тагын да артачак

Андрей Назаров Башкортстан укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Укытучыларга игътибар тагын да артачакУкытучыларга игътибар тагын да артачак
Укытучыларга игътибар тагын да артачак
7 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Андрей Назаров чыгышында билгеләп үткәнчә, республиканың укытучылар җәмгыяте XVI гасырда ук башланып киткән тирән тарихи традицияләргә ия. Ул вакытта беренче уку йортлары – Ислам мәдрәсәләре барлыкка килә, аларның максаты балаларны дини-әхлакый тәрбияләү һәм рухи остазлар әзерләү була.

XIX гасырның беренче яртысында Башкортстан мөселман мәгарифе үзәкләренең берсенә әверелә – зур мәдрәсәләр барлыкка килә. XVIII гасырдан республикада урыс телле мәктәпләр барлыкка килә башлый.

Премьер-министр ассызыклаганча, илебез мәктәп мәгарифенең иң көчле якларының берсе үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү булган. Бу мәгариф компоненты бүген бик актуаль.

— Илебез әлеге вакытта катлаулы чор кичерә. Без бу сынауларны бергә лаеклы үтәбез. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән ватандашларны Русия халыкларының зур тату гаиләсенә җылы кабул иттек. Хәзер инде Русия төбәкләреннән килгән укучылар республика мәктәпләрендә уку елын башладылар. Сез аларны туганнарыгыз кебек каршы алуыгызга ышанам. Без бөек илебез тарихын саклыйбыз, күпгасырлык кыйммәтләрне һәм традицияләрне яклыйбыз. Алар киләчәктә дә безнең яшьләр өчен төп үзәк булып калсын өчен тырышабыз, — диде Андрей Назаров.

Премьер-министр ассызыклаганча, соңгы елларда республика мәктәп мәгарифе системасы шактый яңартылды: биш көнлек уку формасына күчү гамәлгә ашырылды, тематик шимбәләр кертелде. Республикада тормыш өчен файдалы күнекмәләрне үстерү проектлары гамәлгә ашырыла, полилингваль мәктәпләр челтәре ачыла, шулай ук “шәйморатов сыйныфлары” ачылуын дәвам итә. Яңа уку елыннан мәктәпләрдә “Геройлар парталары” барлыкка килде, ә уку атналары гимннарны башкарудан һәм дәүләт флагларын тантаналы рәвештә күтәрүдән башлана.

Андрей Назаров үз чыгышында, санкцияләр басымына һәм икътисадның мобилизацион адаптациясенә карамастан, республика мәктәпләрендә лаеклы шартлар тудырылуын ассызыклап үтте. Башкортстанда барлыгы 1297 мәктәп бар, педагогик состав 33 мең укытучыдан артып китә.

— Мәгариф — иң финанслана торган тармакларның берсе. Без аның ярдәм күләмен эзлекле арттырабыз. Быел республика бюджетында аны үстерүгә 3 ел эчендә максималь сумма — 94 миллиард сум каралган. Без “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда актив катнашабыз. Быел аның чараларын финанслау күләме 3,3 миллиард сумнан артып китте. Безнең мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре булдырылды. Балалар технопарклары, мобиль кванториумнары барлыкка килде. 382 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылды, 608 мәктәптә санлы белем бирү мохите гамәлгә кертелде. Әлеге вакытта республикада 15 мәктәп төзелә һәм 82се ремонтлана. Шул ук вакытта без мәктәпләрне, барыннан да элек, авыл мәктәпләрен капиталь ремонтлау федераль программасында актив катнашабыз. Аңа 2026 елга кадәр 365 мәктәп бинасын кертү планлаштырыла. Шуларның 197сен ике ел эчендә ремонтлаячакбыз. Әлеге максатларга 9 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән, — диде Андрей Назаров.

Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, 2023 ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан "Педагог һәм остаз елы" дип игълан ителү сәбәпле, республикада яшь авыл укытучыларына грантлар саны артачак.

Тантаналы чара йомгаклары буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры республиканың иң яхшы педагогларына дәүләт бүләкләре, шулай ук яшь авыл укытучыларына сертификатлар тапшырды.


Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас