Ярышлар Уфа, Бәләбәй, Күмертау, Мәләвез, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә урнашкан 9 колледж базасында узачак. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары 12 октябрьдә һәм 14 октябрьдә 12.00 сәгатьтә онлайн-форматта узачак.
- «Зирәкләр осталыгы» чемпионаты әһәмиятле чара булып танылды һәм ел саен үзенең кирәклеген раслый. Чемпионат 50+ буын гражданнарына тормыш дәвамында алынган тәҗрибәне төрле компетенцияләрдә куллану, тәҗрибә уртаклашу теләге һәм һөнәри үсешкә омтылыш мөмкинлеге бирә, - диде Башкортостанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Безнең төбәк инде бишенче ел рәттән милли чемпионатта катнаша һәм чараның әһәмияте ел саен катнашучылар санының артуы белән раслана.
12 конкурсант Башкортстан Республикасын түбәндәге компетенцияләр буенча тәкъдим ителәчәк: «Геояссылык технологияләре», «График дизайны», «Мәктәпкәчә тәрбия», «CAD инженерлык дизайны», «Экскурсия хезмәтләрен оештыру», «Хезмәт хәвефсезлеген саклау», «Эшкуарлык», «Кече сыйныфларда укыту», «Социаль эш», «Мода технологияләре», «Физик культура, спорт һәм фитнес», «Авыл хуҗалыгы машиналарын куллану». Новосибирск Ярышларга идарә итү үзәген урнаштыру урыны булачак, анда төп һәм бәяләүче төркем экспертлары төркеме Русия субъектларында оештырылган конкурс мәйданчыкларында ярышларны контрольдә тоту, күзәтү һәм бәяләүне гамәлгә ашырачак.
Чемпионатта Русия Федерациясенең 69 субъектыннан 300дән артык конкурсант катнашачак. Ярышлар 7 һөнәр блогына туры килгән 30 компетенция буенча узачак.