+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 октябрь 2022, 16:25

Яңа автобуслар мәктәпләргә юллана

Республиканың 20 белем бирү оешмасы мәктәп автобусы ачкычлары алды.

Яңа автобуслар мәктәпләргә юллана
Яңа автобуслар мәктәпләргә юллана
Бүген, 12 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин мәктәп җитәкчеләренә автобус ачкычларын тапшырды.

— Бүген искиткеч вакыйга, без мәктәпләрнең матди-техник базасын камилләштерүне дәвам итәбез. Бүген безнең республикада 1465 мәктәп автобусы бар, алар мәктәпләргә 872 маршрут буенча 50 меңнән артык бала йөртә һәм аларның саны елдан-ел арта. Балаларны йөртү шартларын яхшыртып кына калмыйча, сыйфатны һәм хәвефсезлекне тәэмин итүне дә күрү шатландыра. Без алга таба да матди-техник базаны җиһазландыруны һәм камилләштерүне дәвам итү өчен зур көч куячакбыз, — дип билгеләп үтте Максим Забелин. —Русия Федерациясенә көнбатышның йогынты ясаган икътисади басымына карамастан, без барыбыз бергә барлык социаль йөкләмәләрне үтәү өчен һәм, беренче чиратта, үсеп килүче буын өчен максималь тырышлык куябыз, – дип өстәде Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе.

20 махсуслаштырылган автобус тапшырылганнан соң ук республиканың 15 районына (Әлшәй, Архангель, Аскын, Баймак, Балакатай, Благовещен, Белорет, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Ярмәкәй, Иглин, Балтач, Нуриман, Туймазы) юл тотачак. Яңа транспорт хәзерге маршрутларны бушату һәм яңаларын ачу өчен кулланылачак. Шулай ук яңа машиналар искергән техниканы өлешчә алыштырачак.

“ГАЗ” маркалы яңа автобуслар 18 урынга исәпләнгән һәм барлык хәвефсезлек таләпләренә туры килә, ГЛОНАСС/GPS спутник навигация системалары, тахографлар, өстәмә автоном җылыту җайланмалары, хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылган.

Фото: Олега Яровикова.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: