Башкортстанның иң яхшы һөнәри уку йортларының берсе булган бу колледжның елъязмасы 1992 елдан башлана. Менә өч дистә ел инде биредә дипломлы белгечләр: техник-механиклар (авыл хуҗалыгын механикалаштыру), бухгалтерлар (икътисад һәм бухгалтерлык исәп-хисабы), тракторчылар, ташчылар, пешекчеләр, умартачылар һәм башкалар әзерләнә.
Ә барысы да 1992 елның 18 сентябреннән башлана. Бу көнне РСФСР Мәгариф министрлыгының “Мишкә авылында һөнәрчелек-техник училище оештыру турында” боерыгы басыла. БАССР Мәгариф министрлыгының 5 октябрьдәге боерыгына ярашлы, “Мишкә” совхозы базасында 150нче һөнәрчелек-техник училище барлыкка килә. Алдагы елларда аның исеме берничә тапкыр үзгәртелә. 1995 елдан — һөнәрчелек училищесы, 2011 елдан “150нче профессиональ лицей” башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе дип йөртелә.
2012 елның 29 декабрендә ил Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясендә мәгариф турында” 273нче Законга кул куя. Шул вакытта “башлангыч һөнәри белем бирү” төшенчәсе турында бәхәсләр куера. Мишкәлеләр алдына да: “Һөнәри лицей сакланып калырмы, юкмы?” — дигән сорау килеп баса. Ниһаять, башлангыч һөнәри белемне дә урта һөнәри белем бирү системасына кертәләр. Ул ике төрле программа буенча эшли: квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр; урта звено белгечләр әзерләү. Яңа законнарга ярашлы уку йорты үзгәреш кичерә. Лицейга колледж статусы бирелү бу үзгәрешнең тәүге адымы була.
Башкортстан Хөкүмәтенең 2014 елның 5 июньдәге карары нигезендә безнең лицейга “Мишкә агросәнәгать колледжы” дәүләт бюджет һөнәрчелек учреждениесе исеме бирелә.
30 ел элекке тарихны искә төшерик. 150нче һөнәрчелек-техник училищеда өч төркем оеша, аларда тракторчылар, ташчылар, штукатур-буяучылар әзерләнә. Тәүге дәресләр бинадагы ремонт эшләре тавышы астында бара. Тиз арада сыйныфлар матурлана, җиһазлар барлыкка килә. Монда укырга килүчеләр елдан-ел арта, шунлыктан уку биналарын арттыру ихтыяҗы туа. Шул вакытта 120 урынлык янкорма төзергә карар ителә. Аны 1996 елда файдалануга тапшыралар. Соңрак уку йортына автотранспорт гаражы бирелә, слесарьлык мастерскойлары, автомобильләрне һәм авыл хуҗалыгы машиналарын техник хезмәтләндерү класслары тиешенчә җиһазландырыла. Хезмәткәрләр өчен икешәр фатирлы өч йорт төзелә. 1997 елның февралендә училищега ашханә тапшырыла. Төрле елларда колледж студентлары тугыз тапкыр авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре буенча Башкортстан чемпионы булдылар. Мондый бәйгеләрне “авыл хуҗалыгы колледжлары һәм техникумнары студентлары арасында җир сөрүчеләрнең республика ярышы” дип йөртәләр. Аларда, мәсәлән, бездән Кирилл Александров, Тимур Изибаев, Александр Янбахтин, Вадим Вәлиуллин, Сергей Зәйнуллин кебек яшьләребез җиңде. Умартачылык һөнәре буенча безнең вәкилләр сигез тапкыр җиңү яулады.
2021 елда Уфада урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашлыгында “Яшь профессионаллар” IХ чемпионаты финалы үткән иде. Анда илебезнең 76 төбәгеннән 1786 кеше катнашты. Алар төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәтләндерү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф буенча 7 блокка берләшеп, 105 һөнәр буенча көч сынашты. Безнең колледждан Вадим Мортазин, 16-22 яшьлекләр төркемендә “Умартачылык” белгечлеге буенча иң күп балл җыеп, Русиянең абсолют чемпионы булды. Шуны да әйтергә кирәк, мондый бәйгеләрдә республикабыз катнаша башлаганнан алып авыл колледжлары һәм техникумнары вәкилләре арасында безнең Вадим — беренче һәм бердәнбер чемпион.
Кирпеч салу буенча безнең Максим Аймурзин, Александр Имаев, Вадим Вәлиев республика чемпионнары булдылар. Шулай ук республика олимпиада-конкурсларында безнең Алексей Батыров (математика буенча), Константин Ижбулдин (урыс теле һәм әдәбияты), Регина Карамова, Галия Нуртдинова (физика), Дмитрий Ибагишев (тарих) җиңү яуладылар. “Җанлы пумалачык” конкурсының “Башкортстан – туган ягым” номинациясендә Лиана Янгубаева беренче урын алды.
Колледжның спортчылар командалары төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый. Республика ярышларында безнең команда 2009 елда гер спорты буенча — беренче, 2011 һәм 2012 елларда чаңгы буенча икенче урыннар яулады. Артур Дәүләтов җиңел атлетика буенча республиканың абсолют чемпионы булып танылды. Бу уңышларда физкультура җитәкчесе, чаңгы буенча Русиянең спорт мастеры Валерий Ивановның хезмәт өлеше зур.
2013 елның апрелендә Башкортстан Хөкүмәте икътисадның өстенлекле тармакларына урта һөнәри белем программаларын тормышка ашыручы, инновацион мәгариф программаларын кертүче учреждениеләргә югары төгәллектәге җитештерү өчен эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләүгә дәүләт ярдәме алуга конкурс игълан итте. Без бу конкурста катнашуга беренчеләрдән булып заявка бирдек. Укытучылар, һөнәргә өйрәтү мастерлары Ф. Низамов, А. Иванова, С. Андриянов, М. Гайсина, Л. Аспаева кергән эшче төркем булдырылды. Алар “Үзгәреп торучы агроклимат шартларында авыл хуҗалыгының сыйфатлы продукциясен җитештерү технологияләрен тәэмин итүче квалификацияле эшче кадрлар әзерләү” дигән темага инновацион белем бирү программасын эшләү белән шөгыльләнде. Конкурста катнашкан һөнәрчелек лицейлары, училищелары, колледжлары һәм техникумнары арасыннан безнең колледж, иң күп балл җыеп, җиңүчеләр исемлегенә керде. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 11 миллион сумнан артыграк булды. Бу акча укыту җиһазлары сатып алуга, программа һәм методик тәэмин итүгә, укыту бүлмәләрен модернизацияләүгә һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә тотынылды. Илеш районының “Агронас” җәмгыяте (җитәкчесе Г. Гайнетдинов) һәм Ленин исемендәге колхоз (рәисе Д. Осипов) бу программага финанс ярдәме күрсәтүче база оешмалары булдылар.
Колледж коллективы “Русиянең 100 иң яхшы һөнәри уку йорты-2019” конкурсы лауреаты исемен, алтын медаль, диплом һәм “Ел директоры” дигән истәлек билгесен яулады.
Кадрлар әзерләү белән бергә, мөһим социаль бурычларны да үтибез. Барлык шушы еллар дәвамында бездә күпбалалы гаиләдә туган яки ятим калган, шулай ук “авыр” категориясенә кергән үсмерләр укыды, алар бездә һөнәр үзләштергәндә тамаклары тук булды, игътибар белән чолгап алынды.
Колледжның, укыту һәм социаль бурычларыннан тыш өченче мөһим юнәлеше – авыл хуҗалыгы эшчәнлеге. Төрле культуралар игү өчен безнең 600 гектар сөренте җиребез бар. Өйрәнү хуҗалыгыбызда 100 башка якын сыер һәм ат, 50 баштан артык дуңгыз, башка мал-туар асрала.
Колледжда сайлаган һөнәрләренә тугры кешеләр эшли. Тугыз педагог “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исемен йөртә. Һөнәргә өйрәтү мастеры Павел Бикмасов быел республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Башкортстан Хөкүмәтенең “Һөнәре буенча иң яхшысы” дипломын алды. Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән — ун, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән алты хезмәттәшебез бүләкләнде. Югары исемнәр йөртүчеләр дә байтак. Мәсәлән, Валерий Байбулатов — Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. К. Акушева — республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ил күләмендәге югары исемнәр йөртүчеләр дә бар. Раилә Аптикаева белән Валерий Байбулатов — Русия башлангыч һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәрләре, Алла Иванова һәм Наталья Иксанова — “Русиянең тәрбия һәм белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре” билгесе, Ксенья Михайлова “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Колледж 2008 һәм 2012 елларда Башкортстан Хөкүмәтенең “Башлангыч һөнәри белем бирүнең иң яхшы учреждениесе” дипломына лаек булды. Хөкүмәтнең 2016 елда бирелгән Дипломында алтын хәрефләр белән түбәндәгеләр язылган: “Мишкә агросәнәгать колледжы авыл хуҗалыгы һөнәрләре бирүче иң яхшы учреждениеләрнең берсе булып танылды”. Республика Башлыгы кул куйган бу Дипломны иң югары бүләгебез дип исәплибез.
Колледжның юбилее көннәрендә ветераннарыбыз Константин Павлов, Зөфәр Заһитов, Емельян Кугубаев, Александр Русинов, Гайниямал Карамова, Павел Бикмасов, Виктор Шамуратов, Константин Котлыметов, Алексей Саликаев, Руслан Баймуллин, Юрий Гәрәев, Анна Егорова, Нурлыгаян Ибраһимов, Флүрә Иванова, Фәрзия Нуртдинова, Василий Николаевка рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Без шулай ук колледжның матди-техник ныгуына, студентларыбызны практикага һәм эшкә урнаштыруга даими ярдәм күрсәтүче предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре Р. Шәмсетдиновка, А. Перевышинга, Д. Осиповка рәхмәтлебез.
Безнең колледж бүгенге көндә илнең агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләүдә барлык таләпләргә җавап бирүче уку йорты булып тора. Бездә — югары нәтиҗәле укыту программасы, актив һәм иҗади педагогик коллектив, яхшы җиһазланган бүлмәләр, максатка омтылучы һәм перспектив студентлар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне укыту өчен дә шартлар тудырылган.
Әле бездә Мишкә, Борай, Бөре, Калтасы, Караидел районнарыннан 400дән артык егет һәм кыз укый. Матди-техник база бай. Гомуми белем бирү, махсус фәннәр буенча бүлмәләр, остаханәләр, автодром, трактородром, тулай торак, ашханә, тамаша залы, уку хуҗалыгы һәм башкалар бар.
Барлык шушы дәвердә — быел апрельгә кадәр колледж директоры булып Валерий Байбулатов эшләде.
Дөньяда нинди генә һөнәрләр булмасын, тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, авыл хуҗалыгы һөнәрләре иң мөһимнәре булып кала. Мишкә агросәнәгать колледжы белгечләр әзерләүдә үзенә тапшырылган бурычны намус белән үти.
Миләүшә Мөлекова (Гайсина),
Мишкә агросәнәгать колледжы методисты.