+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 октябрь 2022, 06:50

Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналарга һәм укытучыларга WhatsApp куллануны тыйды

Бу хакта киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналарга һәм укытучыларга WhatsApp куллануны тыйдыРусия Мәгариф министрлыгы ата-аналарга һәм укытучыларга WhatsApp куллануны тыйды
Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналарга һәм укытучыларга WhatsApp куллануны тыйды
Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналарга һәм укытучыларга белем бирү процессында WhatsApp (*Meta корпорациясе карамагында, ул экстремистик дип табылган һәм Русиядә тыелган) һәм башка чит ил мессенджерлары (Viber, Skype һәм Google Drive) куллануны тыйды. Бу хакта “КоммерсантЪ” хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, ведомствода педагогларга “VK Мессенджер” га һәм “Сферум” уку платформасына күчәргә киңәш иткәннәр. Кайбер мәктәпләр, шулай ук, WhatsAppтан ата-ана чатларын күчерергә кирәклеге турында белдерә, ләкин Мәгариф министрлыгында андый йөкләмә бирелмәве турында әйтәләр.

Русия Мәгариф министрлыгында чит ил мессенджерларыннан файдаланмаска киңәшләр таратуны раслыйлар, әмма аларның “Моя школа” дәүләт системасы һәм аның компонентлары белән эшләүгә генә кагылганлыгын билгелиләр. Ведомствода ата-аналарның аралашу каналлары турында сүз бармавын ассызыклыйлар.

 
Фото: spbdnevnik.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас