+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 октябрь 2022, 10:50

Мәктәптә туклану — көнүзәк мәсьәлә

Башкортстанда "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" Бөтенрусия конкурсының федераль этабы узачак.

Мәктәптә туклану — көнүзәк мәсьәләМәктәптә туклану — көнүзәк мәсьәлә
Мәктәптә туклану — көнүзәк мәсьәлә
Хөкүмәттә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашлыгында эшче киңәшмә узды. Алар мәктәптә туклануны оештыру сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, мәктәптә туклану темасы – иң мөһим һәм социаль әһәмияткә ия темаларның берсе, чөнки бу — балалар сәламәтлеген, милләтнең киләчәген саклау.
— Без мәктәптә туклануны оештыру буенча системалы эш алып барабыз. Инде берничә нәтиҗәле чара эшләнде, бу өлкәдә дәүләт сәясәтен билгеләүче кирәкле норматив актлар кабул ителде. Узган уку елы мониторингы нәтиҗәләрен анализлау ниятләнгән уңай динамика турында сөйләргә мөмкинлек бирә — хокук бозулар саны кими. Әйтик, сыйфатсыз продукция куллану очраклары 83 проценттан 17гә кадәр кимегән. Аш әзерләү технологиясен бозу саны да 64 проценттан 36га кадәр кимеде. Без Русия Мәгариф министрлыгыннан «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенрусия конкурсының федераль этабы безнең республикада ноябрь аенда узачагы турында раслау алдык. Һичшиксез, без бу чараны тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш, — диде Андрей Назаров.
Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру сыйфатын төбәктә мониторинглау турында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Азат Әскаров сөйләде.
— Яңа уку елы башыннан мәктәпләргә 53 тапкыр чыктык, гражданнарның 35 мөрәҗәгатен карадык, шуларның 23е-мәктәпләрдә һәм 12се - балалар бакчаларында туклану сыйфаты мәсьәләләре буенча. Барлык мөрәҗәгатьләр дә урынга чыгып эшләнде. Кайбер очракларда ата-аналар белән очрашулар үткәрелде. Кисәтүләрне бетерү муниципаль район хакимиятләре белән берлектә эшләнә, - дип билгеләп үтте Азат Әскаров.
Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин республиканың гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын үстерү буенча йөкләмәләрнең үтәлеше турында сөйләде.
Әйтик, агымдагы елның 13 октябренә башлангыч сыйныфларда укучыларны түләүсез тукландыруга тотылган акчаларның гомуми күләме 64 процент тәшкил итә.
— 1 сентябрьдән Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән килгән укучылар бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә алар 225 укучы. Вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче укучылар гына түгел, анда яшәмәүчеләр дә түләүсез туклану белән тәэмин ителгән, - диде Илдар Мәүлетбирдин.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Премьер-министр түбәндәге йөкләмәләр бирде.
— Мәгариф һәм фән министрлыгына 1 ноябрьгә кадәр Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләреннән килгән укучыларга, Бөре, Бөрҗән, Дүртөйле, Зианчура, Зилаер, Калтасы, Караидел, Стәрлебаш һәм Федоровка районнарында, шулай ук Сибайда түләүсез туклану тәртибен расларга.
20 октябрьгә кадәр мәктәп сайтларына мониторинг үткәрергә һәм «food» (фуд) каталогында «findex» (финдекс) файлларын урнаштыруны 100 процент тәэмин итәргә. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына 30 ноябрьгә кадәр республикада Русия Мәгариф министрлыгы карамагында «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенрусия конкурсының федераль этабын үткәрүне оештырырга кирәк, - дип йөкләде Премьер-министр.

Фото: novyefoto.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас