

Башкортстан Республикасында инновацияләргә ярдәм итү үзәге республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан килгән Мәскәү университетлары студентлары белән очрашу үткәрде.
Чарада инновацияләр, сәнәгать һәм бизнес өлкәсендәге белгечләр, үз стартапларын үстерергә теләүче студентлар һәм аспирантлар катнашты. Катнашучыларга республика студентлары исәп тота алырлык финанс ярдәме чаралары турында сөйләделәр. Инновацион идеягә ия булган студентлар проектны эшләтеп җибәрүгә үзләренең беренче миллионын алырга мөмкин.
- Чара кысаларында 2024 ел азагына кадәр Русия Хөкүмәте тарафыннан студентларның бизнес-идеяләренә ярдәм итүгә 4,5 миллиард сум бүленәчәк. Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан белән беррәттән, проектлар саны буенча лидерлар рәтенә керде. Республикадан барлыгы 271 гариза теркәлгән, - дип белдерде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Агымдагы елда Башкортстаннан 62 проект, шул исәптән "Студентлар стартабы" конкурсы, Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан ярдәм алды.
Фото: pravitelstvorb.ru