+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 октябрь 2022, 10:40

Укучылар укытучыларын мобилизациядән алып калырга тырыша

Алар республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.

Укучылар укытучыларын мобилизациядән алып калырга тырышаУкучылар укытучыларын мобилизациядән алып калырга тырыша
Укучылар укытучыларын мобилизациядән алып калырга тырыша

Ишембайдагы 18нче мәктәп укучылары укытучыларын өлешчә мобилизациядән алып калырга тырыша. Башкортстан хакимиятенә мөрәҗәгатьне унберенче сыйныф укучылары социаль челтәрләргә видео итеп куйган.

Укучылар республика Башлыгы Радий Хәбировтан педагог язмышына кагылышлы мәсьәләне хәл итүне сорый. Алар әйтүенчә, бу укытучы мәктәптә бик кирәк.

"Без яраткан һәм хөрмәт иткән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Акимов Виктор Сергеевичны өлешчә мобилизацияләү барышында махсус хәрби операциягә алалар. Виктор Сергеевич мәктәптә белем биреп кенә калмый, бездә патриотизм рухын да тәрбияли, шулай ук актив мәктәп тормышын алып бара, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары да ул”, – дигән укучылар.

Соңыннан видео авторлары шәһәрләрендә укытучыларның аз булуын һәм чыгарылыш имтиханнарына Виктор Сергеевичтан башка әзерләнү җиңел булмаячагын билгеләп үтә.

"Шәһәребездә укытучылар белән проблемалар бар, әгәр ул китсә, безне беркем дә җәмгыять белеме һәм тарих буенча БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерли алмаячак”, – дип ассызыклый укучылар.

 

Фото: скриншот видео

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас