+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Октября 2022, 11:20

Укытучылар турында китап әзерлиләр

Башкортстан педагоглары Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучыларның автобиографик китабына кертелә ала.

Укытучылар турында китап әзерлиләрУкытучылар турында китап әзерлиләр
Укытучылар турында китап әзерлиләр
Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучы Башкортстан укытучылары "Сыйныф җитәкчеләре форумы укытучыларының автобиографик китабы" проектына кертелә ала.

Китапны булдыру идеясе форум берләшмәсендә катнашучы, «Классная тема» телевизион тапшыруының ярымфиналчысы Елена Востриковага килгән. Һәр катнашучыга ачарга кирәк булган төп сорау — "Ничек һәм ни өчен Сез укытучы һөнәрен сайладыгыз?”
Китап зур булмаган автобиографияләр рәвешендә төзеләчәк һәм 70нче еллардан бүгенге көнгә кадәр “Төрле дистә еллар укытучылары” блокларына бүленәчәк.

Быел Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучы, Нефтекама шәһәрендә Инвалид балалар өчен дистанцион белем бирү республика үзәгенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира Йосыпова әлеге проектта катнашырга ниятли.

— Мин, һичшиксез, үз автобиографиямне язачакмын һәм проектта хезмәттәшләремнең дә катнашуын телим. Китапны Башкортстан педагогларының сәхифәләре белән бергә тутырыйк — безнең һөнәр һәрвакыт мөһим булып кала. Өстәвенә, бу - илнең иң яхшы укытучылары белән бергә педагогика тарихына керү мөмкинлеге бирә, — ди Зимфира Йосыпова.

Китап 2023 елда басылып чыгачак һәм "Педагог һәм остаз елы" кысаларында эш этапларының берсе булачак. Материалларны агымдагы елның декабрь ахырына кадәр evostrikova69@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин.

Проект турында тулырак: https://vk.com/vfkr_ru?w=wall-204936543_168377


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас