+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Октября 2022, 04:00

Ә сез лапта суга идегезме?

Республика мәктәпләрендә физкультура дәресләрендә лапта уенына өйрәтә башламакчылар.

Ә сез лапта суга идегезме?Ә сез лапта суга идегезме?
Ә сез лапта суга идегезме?
Әлеге спорт төренең белем бирү программасына кертелүе турындагы тәкъдим Казанда узган Бөтенрусия мәктәп спорт клублары форумында укытучыларның, спорт мәктәпләре тренерларының, өстәмә белем бирү педагогларының Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм спорт министры Олег Матыцин белән очрашу вакытында яңгырады.

Башкортстанның Спорт министрлыгы телеграм-каналда хәзерге вакытта физкультура дәресләре өчен 10 белем бирү модуле эшләнгәнен искә төшерде, алар арасында йөзү, футбол, хоккей, регби, самбо, дзюдо, шахмат һәм башкалар бар.

Быел өстәмә җиде модуль – бадминтон, фитнес-аэробика, күчмә шахматлар, триатлон, флорбол, җиңел атлетика, ә 2023 елда тагын дүртне әзерләү планлаштырыла.

 
Фото: минспорт РБ.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас