

Әлеге чара илебез башкаласында Русия Федерациясенең Дәүләт думасы каршында оештырылды.
— Бу конференция генә түгел, ә бәлки, ИТ-технологияләр, робототехника, программалаштыру, физика һәм мәктәп укучыларының инженер-техник проектлары өлкәсендә зур мәгариф форумы булды, — дип уртаклашты Радмир. — Биредә без күңелле һәм фәһемле итеп аралаштык, илебезнең төрле фәнни өлкәләрен арытаба үстерү юнәлешендә үз тәкъдимнәребезне җиткердек.
Укытучым, физик Илдус Әвдах улы җитәкчелегендә мин “Акыллы лампа” дигән проект эшләдем. Конференциядә ул зур хуплау тапты. Бу мине канатландырды. Киләчәктә дә кешеләргә файда китерерлек, тормышларын җиңеләйтерлек проектлар өстендә эшләвемне дәвам итәчәкмен! Мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт авиация-техник университетына авиация двигательләре факультетына укырга керергә ниятлим.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән