

Уфа педагоглары өстәмә ярдәм чараларына исәп тота ала: шифаханә-курорт дәвалавы, пенсиягә чыкканда матди ярдәм һәм кыйммәткә төшкән дәвалану, яшь педагогларга түләү һәм башка төрле ярдәм. Бу 2022-24 елларга имзаланган тармак килешүе ярдәмендә мөмкин булачак.
Документларга Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы рәисе Раил Газизов һәм башкала хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Батыршин кул куйдылар. Яклар закон белән билгеләнгән өстәмә чаралардан тыш, педагогларга ярдәм итү буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды. Бу мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм социаль яклануын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Йөкләмәләрне үтәү буенча барлык чараларны да кабул итү бик мөһим. Ул вакытта мәгариф учреждениеләрендә эшләү тагын да кызыклырак булачак, һәм килешү белем бирү хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә уңай тәэсир итәчәк”, - дип билгеләп үтте башкала хакимияте җитәкчесе.
Фото: пресс-служба админстрации Уфы