+23 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 октябрь 2022, 17:15

Исәнголда яңа спорт залы булачак!

Бүген туры эфирда республика Башлыгына Зианчура районының Исәнгол авылыннан укучы кыз мөрәҗәгать итте. Ул мәктәпләрендә спорт залының бик начар хәлдә булуын аңлатты.  

Исәнголда яңа спорт залы булачак!Исәнголда яңа спорт залы булачак!
Исәнголда яңа спорт залы булачак!

Укучы әйтүенчә, бер кечкенә спорт залында ике сыйныф ике укытучы белән шөгыльләнә, бу уңайсызлаклар тудыра. Ә башлангыч сыйныфлар коридорда шөгыльләнергә мәҗбүр.

Радий Хәбиров бу мәсьәлә буенча мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинның фикерен белергә теләде. Министр әлеге проблеманы хәл итү буенча эшләр алып барылуын белдерде. Ул әйтүенчә, Зианчура районының Исәнгол авылы мәктәбендә 2023 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү федераль программасы буенча яңа спорт залы төзеләчәк.

Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, төбәктә 2026 елга кадәр мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы буенча 365 гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлаячаклар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас