Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Сәгыйдә Хәнәфи кызы тәрбияче һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган. Уфадагы мәктәпкәчә белем бирү педагогия училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Дүртөйленең 8нче балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Һәрдаим камилләшү юлыннан атлаучы кыз читтән торып Магнитогорск дәүләт педагогия институтының “Педагогика һәм психология” белгечлеге дипломын да ала. Зур оештыру сәләтенә ия белгечне Дүртөйленең 1нче балалар бакчасына мөдир итеп тәгаенлиләр. Ул, әлбәттә, сынатмый, тиз арада коллектив белән уртак тел таба, ихтирамын казана. 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасын Сәгыйдә Сәитова 2002-15 елларда җитәкли. Нәкъ менә шул чорда “Ләйсән” үзенең иҗади җиңүләре белән районда гына түгел, республика күләмендә билгелелек яулый. Бу, әлбәттә, тәрбиячеләр коллективының балаларның әти-әниләре белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшләү нәтиҗәсе дә, ди Сәгыйдә ханым.
Тәрбия — катлаулы, бернинди өзеклекләрсез алып барылырга тиешле процесс. Анда, әлбәттә, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренең дә актив катнашуы мөһим. Киләчәк буынны тормышка яңа гына аяк баскан чорда кем тәрбияли? Ата-ана һәм балалар бакчасы. Сабый күңеленә изгелек орлыклары гына салынырга тиеш, дигән омтылыш белән эшләргә өйрәтә хезмәттәшләрен Сәгыйдә Хәнәфи кызы. “Ләйсән” коллективы бүген дә шушы кыйблага тугры кала.
Адәм баласы рухи яктан бай, дөньяга яратып багучы, җәмгыятькә файдалы шәхес булып җитеш-сен өчен, аның балачагы чагу, якты тәэссоратлардан торырга тиеш, аны янәшәдәгеләргә, табигатькә шәфкатьле мөнәсәбәт үрнәгендә тәрбияләү зарур. Ә бу изге максатка ирешү юлында сәнгать, иҗат – безнең зур ярдәмчеләребез, ди ул. Сәгыйдә Хәнәфи кызы башлангычы белән бакчада театр, җыр, бию, “Оста куллар”, рәсем төшерү түгәрәкләре булдырыла, алар әле дә нәтиҗәле эшли.
— Тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре белән һәрдаим элемтәдә эшлибез. Мәдәни чараларда аларны мөмкин кадәр ешрак катнаштырырга тырышабыз. Елның елында безнекеләр “Яшь гаилә” район, республика бәйгеләрендә, “Язгы тамчылар” балаларның район җыр-бию конкурсында уңышлы чыгыш ясый, җиңүләр яулый, — дип уртаклаша балалар бакчасының бүгенге җитәкчесе Рәйсә Хаҗипова. — Остазыбыз Сәгыйдә Хәнәфи кызы без, ул вакытта яшь белгечләр өчен, һәр яклап үрнәк булды. Сабыйлар үз туган телен, мәдәниятен белеп үссен, дигән таләпне көнүзәк итеп куйды. Бакчабызда әлеге юнәлештә һәрчак эзмә-эзлекле, җитди эш алып барылды. Бүген дә ул тукталганы юк. Сәгыйдә Хәнәфи кызы тирән белемле булуы, ярдәмчеллеге, олыны – олы, кечене кече итә белүе белән барыбызның хөрмәтен яулады. Эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашты. Балалар бакчасының матди-техник базасын ныгытуга, ихатасын төзекләндерүгә, яшелләндерүгә, заманча җиһазлар алып кайтып урнаштыруга зур өлеш кертте. Бүген дә, лаеклы ялда булуына карамастан, ул туган коллективыбызның тормышы белән кызыксынып тора, кирәк вакытта акыллы киңәшләре белән ярдәм күрсәтә. Хезмәт юлыбыз башында аның кебек олы йөрәкле остаз канаты астына эләгүебез һөнәри яссылыкта тоемлы уңышларга ирешүебезгә зур этәргеч булды.
Шук малайлардан һәм кызлардан әти-әниләргә әверелгән элекке тәрбияләнүчеләр, күп еллар узуга карамастан, мөлаем тәрбияче апаларын онытмый, бүген дә зур хөрмәт белән телгә ала.
— Безгә күңелләргә уелып калган матур балачак хатирәләре бүләк иткән өчен Сәгыйдә Хәнәфи кызына ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, — ди алар.
Үз һөнәренә гашыйк, аңа бөтен гомерен биргән, балаларны чын күңеленнән яраткан остаз-тәрбияче өчен моннан да югарырак бәя булуы мөмкин дә түгелдер ул.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото: "Ләйсән" балалар бакчасы архивыннан.