+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Октября 2022, 05:50

Балалар бакчаларында түләүләр арта

Ата-аналар өчен иң түбән түләү кайда?

Балалар бакчаларында түләүләр артаБалалар бакчаларында түләүләр арта
Балалар бакчаларында түләүләр арта
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Хөкүмәтнең 2023 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында балалар бакчалары өчен ата-аналар түләүләрен арттыру турындагы карар проектын чыгарды. Документ ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

Проект нигезендә, муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен иң югары түләү Уфада булачак. Ул бер көнгә 166 сум тәшкил итәчәк, бу агымдагы ел белән чагыштырганда 9 сумга артыграк. Икенче муниципалитет булып Уфа районы тора — 163 сум (быел — 153 сум). Өченче урында — Стәрлетамак. Биредә максималь түләү 159 сум (агымдагы елда 150 сум) тәшкил итәчәк.

Иң түбән түләү 119 сум тәшкил итәчәк. Аны Башкортстанның Шаран районында билгеләргә ниятлиләр.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә. Бер балага ул — 20 процент, икенчесенә — 50, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 процент тәшкил итә.

Инвалид балаларның ата-аналары, ятим балаларның законлы вәкилләре, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең балалары балалар түләүдән азат ителә. Аз керемле гаиләләргә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә 50 процент күләмендә ташлама бирелә.

Балалар бакчасында ата-аналар түләве күләмен гамәлгә куючы (муниципаль берәмлекләр хакимияте) билгели. Ул Башкортстан Хөкүмәте карары белән билгеләнгән максималь размердан югары була алмый. Әлеге норматив акт ел саен яңадан карала, кулланучылар индексын исәпкә алып, ата-аналар түләвенең максималь күләме арта (273-ФЗ номерлы законның 65 статьясындагы 4 өлеше).

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас