+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Октября 2022, 05:15

Хатлар солдатларның күңелен җылытсын

Русия мәктәпләрендә Бөтенрусия “Батырлык дәресе” кысаларында “Солдатка хат” акциясе узды.

Хатлар солдатларның күңелен җылытсынХатлар солдатларның күңелен җылытсын
Хатлар солдатларның күңелен җылытсын
17 октябрьдә Русия мәктәпләрендә Бөтенрусия “Батырлык дәресе” кысаларында “Солдатка хат” акциясе узды. Бу бик мөһим чараны Русиянең Оборона министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы игълан итте.

Анда мәктәп укучылары, студентлар, яшь армиячеләр һәм хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр катнашты.
Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук әзерлек узучы мобилизацияләнгән ир-егетләргә хатлар язды.
Безнең республика да акциягә актив кушылды. Патриотик акция барлык мәктәпләрдә дә оештырылды.
Солдатларга хатларны Аскын районының Көнгәк авылы укучылары да язды. Балаларның хатлары махсус хәрби операция зонасына китереләчәк һәм Ватанны саклаучыларга тапшырылачак. Традиция буенча хатлар өчпочмаклы.
Укучылар язган хатлар солдатларга барып җитеп, күңелен җылытсын, туган төбәктә аларны сагынып көтүләрен җиткерсен.

Фото мәктәп архивыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас