+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 октябрь 2022, 06:55

УДНТУның яшь галиме — «Горурланабыз!» проекты герое

Ул җитәкләгән инжиниринг үзәге — чын стартаплар фабрикасы.

УДНТУның яшь галиме — «Горурланабыз!» проекты героеУДНТУның яшь галиме — «Горурланабыз!» проекты герое
УДНТУның яшь галиме — «Горурланабыз!» проекты герое

Дмитрий Матвеев — УДНТУ инжиниринг үзәге җитәкчесе. Бу катлаулы исем артында чын стартаплар фабрикасы ята. Монда галимнәрнең идеяләре нефть-газ тармагындагы Транснефть, Газпром, Лукойл, Роснефть кебек компанияләр өчен әзер серияле продукциягә әверелә. Алар өчен торбаүткәргеч системалары элементларын, шулай ук аеруча хәвефле җитештерү-сәнәгать объектларына диагностика һәм экспертиза үткәрәләр.


Дмитрий Сергеевич җитәкчелегендәге үзәк беренчеләрдән булып фәнни-мәгариф үзәге программасына кертелде һәм 300 миллион сумлык федераль грант алды. Болар барысы да безнең республиканың җитештерү потенциалына зур өлеш кертә. Башкортстан өчен бу — горурланырлык сәбәп.


“Повод гордиться” проектын Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге һәм БСТ телеканалы оештырды. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен поводгордится.рф сайтына керергә һәм махсус форма ярдәмендә кем яки нәрсә белән горурлануыгыз турында сөйләргә кирәк.

#поводгордиться

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас