+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Ноября 2022, 06:15

Социаль стипендия кайсы студентларга билгеләнә?

Академик отпуск алган студентларга ул билгеләнәме?

Социаль стипендия кайсы студентларга билгеләнә?Социаль стипендия кайсы студентларга билгеләнә?
Социаль стипендия кайсы студентларга билгеләнә?

Академик ялдагы студентка социаль стипендия түләнәме?

Студентның академик ялга китүе стипендия түләүне туктатып тору өчен сәбәп була алмый. Мондый очракларга йөклелек һәм бала табу буенча отпуск, шулай ук бала карау буенча өч яшькә кадәр отпуск керә.

Дәүләт социаль стипендиясен белем бирү программаларын өйрәнүдә ярдәм итү өчен билгеле бер категориядәге студентларга билгелиләр. Мондый категорияләргә түбәндәгеләр керә:

- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кешеләр;
- инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук хәрби хезмәт узу чорында алган хәрби имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлар;
- дәүләт социаль ярдәме алган студентлар;
- хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
- Чернобыль АЭСындагы авария аркасында радиациягә дучар булган студентлар;
- контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән студентлар.

Социаль стипендия алу өчен студентның нинди билгеләргә укуы мөһим түгел. Аның база күләме - урта һөнәри белем алганда - 1 089 сум һәм югары белем алганда - 2 227 сум.

Фото: pobeda-aksay.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас