+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 ноябрь 2022, 12:00

Башкортстан педагогы - Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!

Мәскәүдә "Русиянең яшь инспекторлар хәрәкәте" проекты конкурсларын ябу тантанасы узды.

Башкортстан педагогы - Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!Башкортстан педагогы - Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!
Башкортстан педагогы - Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!

Мәскәүдә "Русиянең яшь инспекторлар хәрәкәте" проекты: "Хәвефсез юл – балаларга" һәм "Юлларда хәвефсез тәртип нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог" Бөтенрусия конкурслары һәм Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча предметара проектларның Бөтенрусия педагоглар фестивале чараларын ябу тантанасы булды.

Чарада илнең 82 төбәгеннән педагоглар һәм мәктәп укучылары, шулай ук гаилә командалары катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында үз проектларын тәкъдим итте.

"Юлларда хәвефсез тәртип нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог" Бөтенрусия конкурсының "Юл хәрәкәте хәвефсезлегенең сыйныф остазы" номинациясендә Уфа шәһәренең "Росток" фән, инновацияләр һәм иҗат үзәге педагогы Елена Ильясова җиңүче булды.

 

Фото: education.bashkortostan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас