Быелгы уку елында “Киләчәккә билет” проекты белән Баймак районының 360 укучысы кызыксынган. Бу хакта “Баймакский вестник” яза.
Мәктәп укучылары Уфа ягулык-энергетика колледжының Баймак филиалы, Сибай төзелеш һәм сервис, Сибай медицина һәм Сибай күппрофильле һөнәри колледжлар базасында узган һөнәри сынауларда катнашкан.
Моннан тыш, Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү дәресендә һәм онлайн-диагностикаларда үсмерләр алга таба үсешнең һөнәри траекториясен төзү буенча киңәшләр алды.
Фото: bv02.info