+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 ноябрь 2022, 15:09

УДАТУ белән БДУ кушылганнан соң, аларны нәрсә көтә?

Бүген, 8 ноябрьдә, Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа фән һәм технологияләр университеты төзелү уңаеннан киңәшмә уздырды. Яңа югары уку йорты Уфа дәүләт авиация техник университетын һәм Башкорт дәүләт университетын берләштерү юлы белән оештырылды.

УДАТУ белән БДУ кушылганнан соң, аларны нәрсә көтә?УДАТУ белән БДУ кушылганнан соң, аларны нәрсә көтә?
УДАТУ белән БДУ кушылганнан соң, аларны нәрсә көтә?

Төбәк җитәкчесе күчеш чорында төп бурычларны, шулай ук мәгариф учреждениесенең алга таба эш перспективаларын билгеләде. Башкортстан Башлыгы төп бурычлар рәтендә шулай ук студентлар санын арттыруны, югары класслы укытучыларны җәлеп итүне һәм Уфада югары уку йортлары арасында кампус төзүне атады.

- Республика Башлыгы вазыйфасында эшемне башлаганда Башкортстан һәрберсендә федераль вузлар төзелгән төбәкләр белән әйләндереп алынган инде. Шуңа күрә 2019 елда Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга "Приоритет 2030" стратегик программасында катнашу буенча тырышлыкларыбызны хуплауны сорап мөрәҗәгать иттем. Моның өчен көчле вуз булдырырга кирәк иде. Ул Уфа фән һәм технологияләр университеты булды. Уфа фән һәм технологияләр университетын төзүне планлы үсеш чоры белән тәэмин итү мөһим. Иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен Күзәтчелек советы формалаштырырга тәкъдим итәм. Мин аны җитәкләргә әзер. Шулай ук УДАТУ белән БДУның фәнни мәктәпләрен, традицияләрен һәм коллективларын саклап калу мөһим, - дип искәртте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның августында Русия Президенты Владимир Путин республиканың кампус булдыру турындагы башлангычын хуплады. Аны төзүгә ил Хөкүмәте бюджет гранты бүлеп бирәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас