

Башкортстан балаларын сәяхәттә йөртәләр, ашаталар, кунакханәләргә урнаштыралар, страховкалыйлар, аларга экскурсияләр үткәрәләр — барысы да бушлай. Бу "Мәктәп туризмы" федераль программасының шартлары. Бу хакта ЦУРдан БСТ телеканалының "Сәлам" программасына туры эфирга кушылып, туризм һәм эшкуарлык министры Рөстәм Афзалов сөйләде.
Республикадан анда җиде туроператор катнаша. Барысы да мәктәптән башлана, заявкалар нәкъ шунда формалаша. Шунысы кызыклы, Урал аръягыннан, әйтик, Уфага яки республиканың башка районнарына барып була. 2 көнлек сәяхәттә бик күп нәрсә күреп өлгерергә була. Проектта 5-9нчы сыйныф укучылары. Бик лаеклы проект.
Тулырак мәгълүмат — видеода.
Фото: учалытурист.рф