-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 ноябрь 2022, 14:50

Өметле яшьләр — республика горурлыгы!

Уфада сәләтле балаларның ”Башкортстан өмете” форумы узды.

Өметле яшьләр — республика горурлыгы!
Өметле яшьләр — республика горурлыгы!
Анда 85 укучы катнашты. Алар — Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының, федераль исемлектәге олимпиадаларның җиңүчеләре һәм йомгаклау этабы призерлары, иҗади конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары. Шулай ук, чарага 50дән артык педагог-остаз килгән иде.

Форум кысаларында укучылар мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, республика вузлары ректорлары һәм проректорлары белән «Заман чакыруларына җавап: яшьләр күзлегеннән сәләтлелекне үстерү һәм аларга ярдәм итү системасы” темасына ачык дискуссиядә катнаша, шулай ук Акмулла университетының универсаль педагогик компетенцияләре технопаркында “Инвестиум” белем бирү сессияләрендә катнаша алды. Педагог-остазлар интеллект-шоуда һәм тренингта катнашты.

— Бүген ул сәләтле, интеллектуаль яктан үскән яшь кеше, ә иртәгә – кирәкле белгеч, нәтиҗәле эшләүче эшкуар, идарәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Безнең бурыч – талантлы бер генә баланы да югалтмыйча, республикабызның югары уку йортларында белем алу өчен аларга шартлар тудыру, укып чыкканнан соң, эшкә урнашырга ярдәм итү, шуның белән республиканың федераль һәм халыкара югары квалификацияле белгечләр базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру», – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Экстремаль хәлләрдә кыюлык күрсәткән укучы геройларны хөрмәтләү быелгы форумның үзенчәлеге булды.

Чараны Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Аврора»талантларны үстерү үзәге оештырды. Әлеге форумның бурычы — мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәтен популярлаштыру, олимпиада призерларының һәм җиңүчеләренең абруен күтәрү.

 
Фото: education.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: