+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 ноябрь 2022, 09:34

Югары белем бирүгә яңача караш

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге Студентлар кампусын төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Югары белем бирүгә яңача карашЮгары белем бирүгә яңача караш
Югары белем бирүгә яңача караш

Уфада кампус төзү проекты "Фән һәм университетлар" инновацион белем бирү тирәлеген булдыру буенча федераль программа кысаларында тормышка ашырыла. Уфа заманча университет кампусларының беренче проектлары гамәлгә ашырылачак шәһәрләр арасына керде. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусын төзүгә ярдәм итү турындагы карар 2021 елның 17 августында Русия Хөкүмәтенең чираттагы утырышында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендә кабул ителде.

Югары уку йортлары арасында кампус төзү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында беренче чиратта Уфа үзәгендә элеккеге IQ-парк бинасын реконструкцияләү каралган. Премьер-министр мәйданчыгында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта объектта инженерлык системаларының бер өлеше ремонтланган, яңа җылыту, җилләтү-вентиляция системалары ясалган. Стеналарны буяу һәм тергезү эшләре башкарылды, фасадлар алыштырылды. Бина җылыту сезонына әзерләнгән. Җитешмәгән инженерлык системаларын, электр үткәргечләрне ремонтлап бетерәсе һәм зур булмаган косметик ремонт ясыйсы калды.

- Бинаны реконструкцияләүнең беренче этабын төгәлләргә һәм аны киләсе ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга кирәк. Бу хәзер безнең өчен өстенлекле булган мөһим проект. Аның барлыкка килүе Башкортстанда белем бирүне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас