+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 ноябрь 2022, 09:55

Сабыйлар туган телдә сөйләшә

Уфа районы Михайловка авылының “Ромашка” балалар бакчасында билингваль төркем ачылды.

Сабыйлар туган телдә сөйләшәСабыйлар туган телдә сөйләшә
Сабыйлар туган телдә сөйләшә
Агымдагы елда Уфа районының берничә балалар бакчасында татар-урыс телләрен өйрәнүгә нигезләнгән билингваль төркемнәр булдырылды. Аларның берсе Михайловка авылының “Ромашка” балалар бакчасында ачылды. Шушы көннәрдә без әлеге балалар бакчасы, коллективы һәм тәрбияләнүчеләре белән якыннан танышып кайттык.

1989 елда ишекләрен ачкан “Ромашка” балалар бакчасын 15 елдан артык яшь, эшлекле, бер­дәм, тырыш коллектив туплаган мөдир Диана Әхмәтдинова җитәк­ли. Моннан ике дистә ел элек биредә эш башлаган тәр­бияченең мөмкинлекләрен, эшкә сәләтен тиз күреп алалар, билгеле. 2007 елның 1 сентябрендә, бакчаның элекке мөдире Мәсния Зыя кызы­ның тәкъдиме белән, яшь белгеч­кә шактый зур кол­лективы, Шемәк һәм Ком­лыкүл авылларында ике филиалы да булган мәктәпкәчә белем бирү оешмасын җитәкләү­не ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Диана Руслан кызы, бакча­ның элек-элек­тән кил­гән күркәм традиция­ләрен дә­вам итеп, аны район күлә­мендә үрнәкле итүгә зур өлеш керткән.
Бүген “Ромашка” балалар бакчасындагы 12 төр­кемгә 545 сабый йөри. Алар тәрбияле, сәламәт, төрле яклап сәләтле булып үссен өчен 53 хезмәткәр көч сала. Шуларның 29ы – педагог­лар.
 
“Ромашка” балалар бакчасы әти-әниләр арасында, беренче чиратта, тәҗрибәле тәрбиячеләре белән дан тота. Моннан кызлар һәм малайлар мәктәпкә ныклы әзерлек белән бара, алар һәрьяк­лап үсешсен өчен тәрбиячеләр зур көч сала. Сүз уңаеннан, би­редә эшләүче педагогларның күп­челеге ун ел һәм аннан да күбрәк хезмәт стажына ия. Күпләр кулларына диплом алгач та шушында эш башлаган һәм хезмәт ке­нәгәсендә бер генә язу булуы белән хаклы рәвештә горурлана.
 
– Безнең коллективта чын-чынлап балалар яратучы, үз һөнәренә мөкиббән кешеләр эш­ли. Алар вакыт белән исәпләш­ми, бөтен энергиясен эшкә бирә. Әйтик, Зөлфия Галиуллина, Елена Казакова, Людмила Әхтәриева, Гөлнара Зәйнуллина кебек тәҗ­рибәле тәрбиячеләребез, логопедлар Ирина Гайнетдинова һәм Марина Егорова, педагог-психолог Бүләк Кирәева, өлкән тәрбия­чебез Гөлназ Ибраһимова, музыкаль җитәкчеләребез Светлана Зорина һәм Айсылу Фәррахова – нәкъ шундыйлардан. Әйткәндәй, Светлана Ивановна агымдагы елда “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсында лауреат булды, – ди, коллективы белән горурланып, Диана Руслан кызы.
 
Тәрбиячеләр балалар бакчасы һәр сабый өчен уңайлы, үз булсын, алар һәрьяклап үсешсен, мәктәпкә ныклы әзерлек белән барсын, ана телен, туган җиренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтлә­рен белеп үссен өчен тырыша. Биредә күптән түгел оештырылган “Йолдызчыклар” билингваль төр­кеме дә – әнә шушы күркәм хез­мәтнең нәтиҗәсе. 34 бала йөргән әлеге төркемне тәҗрибәле тәр­биячеләр Зөлфия Галиуллина һәм Розалия Галиева җитәкли.

– Сентябрьдә ике телне үзләштерүгә нигезләнгән билингваль төркем булдырдык. Ата-аналар да бу яңалыкны шатланып кабул итте. Хәзер күпләрдә милли үзаң уяна башлады. Ата-аналар балаларының туган телдә сөйлә­шә, шигырьләр сөйли, җырлый белүен тели. Төркемдә эш башлауга әле ике генә ай үтсә дә, балаларның кызыксынуын, беренче уңышларын күреп сөенә­без, – ди җитәкче.
Әлбәттә, бүген телне саклау, аны балаларга җиткерү җиңел-ләрдән түгел. Тәрбиячеләр дә шундый фикердә. Ләкин яңа кызыклы алымнар кулланып, бу эшкә балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә җәлеп итеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
 
– Балаларның кайберләре “Көз бәйрәме”ндә татар телендә кыска гына шигырьләр сөйләп күрсәтте. Телне бөтенләй аңлама­ган Ромабыз да хәзер унга кадәр татарча саный белә, – ди “Йолдызчыклар” төркеме тәрбиячесе Зөлфия Тәлгать кызы. – Чынлыкта, балалар сүзләрне тиз ота. Аларның күзләрендәге очкын, кызыксынучанлык безне дә илһам­ланып эшләргә дәртлән­дерә. Җәйге ялга таралыр алдыннан әкият сәхнәләштереп, шушы вакыт эчендә өйрәнгәнне, һөнәр-ләребезне күрсәтербез дигән ниятебез бар.

– Балалар кызыклы уеннар, диалоглар корганны бик ярата. Без саф һавада булган вакытта да аларның сүз байлыгын арттыру, телен шомарту өстендә эшлибез, – дип сүзгә кушыла Розалия Галиәхмәт кызы.
 
Алтыда белгән бала ана телен алтмышта да онытмас, дигән борынгылар. “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар да тәрбияче апалары салган якты эздән атлап, Тукай телендә сөй­ләшеп, тәртипле, әдәпле, туган телле булып үссен!


 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас