+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 ноябрь 2022, 11:15

Республиканың Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?

Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә билгеле булды.

Республиканың Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?Республиканың Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?
Республиканың Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?

22 декабрьдә Уфада мәктәп яшендәге балалар өчен Республика чыршы бәйрәме узачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.


Анда уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче балалар, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикле һәм (яки) инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла.

"Быел Республика чыршысында 1000 укучы катнашуы көтелә, чөнки элеккеләренә түбәндәге категория балалар өстәлде:
- Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килгән балалар;
- хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары", - диде Айбулат Хаҗин.

Яңа ел тамашасы "Башкортостан" дәүләт концертлар залында ике агымда оештырылачак:
10.00 сәгатьтә — республиканың ерак муниципалитетларыннан делегацияләр өчен,
13.00 сәгатьтә — район муниципалитетларыннан делегацияләр өчен.

Финанслау Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каралган һәм 6 миллион сумнан артык булачак. Республика чыршысында һәр катнашучы йомшак уенчык, ике дәүләт телендә китап һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнәчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас