+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 ноябрь 2022, 13:05

Укучыларга — Яңа ел чаралары календаре

Кышкы каникуллар файдалы һәм кызыклы үтәчәк!

Укучыларга — Яңа ел чаралары календареУкучыларга — Яңа ел чаралары календаре
Укучыларга — Яңа ел чаралары календаре
Кышкы каникуллар чорында "Яңа ел гаилә уеннары-2023" оештырылачак. "Яңа ел гаилә уеннары" программасы муниципаль һәм республика этабында үтәчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин оператив киңәшмәдә белдерде.

Чарада 1-2нче һәм 3-4нче сыйныф укучылары булган гаилә командалары катнашачак. Яңа ел гаилә уеннарының муниципаль этабы мәгариф оешмаларының спорт залларында һәм ачык һавада узачак.

20 гыйнварда “Динамо” стадионында ярышның республика этабын уздыру планлаштырыла.
Яңа ел гаилә уеннарын Мәгариф һәм фән, Спорт министрлыклары “Бердәм Русия”партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә үткәрә.

“Без укучылар өчен Яңа ел чаралары календарен төзибез, анда спорт ярышлары, конкурслар, викториналар, күргәзмәләр, флэшмоблар, интерактив Яңа ел тамашалары, квестлар кертеләчәк. 1 декабрьгә кадәр әлеге календарь расланачак, муниципалитетларга җибәреләчәк, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак, киңкүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк.

Шулай ук һәр муниципалитетта Яңа ел чараларын уздыру планлаштырылган, аларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдәге, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан күчеп килгән балалар, өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган гражданнарның балалары чакырылачак.
Без бу чараны бердәм көнне – 27 декабрьдә үткәрергә тәкъдим итәбез. Техник биремнәр, чаралар планы эшләнде. Әлеге мәгълүмат муниципалитетларга вакытында җиткереләчәк”, — дип ассызыклады Айбулат Хаҗин.

 
 
Фото: culture.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас