

Танылган очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган китапны хәзер республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләренең үзәк китапханәләре укучылары укый алачак.
Китап авторы Зөһрә Исламова сүзләренчә, әлегә Башкортстан Республикасы Илеш районы китапханәләр системасына һәм әлеге төбәкнең данлыклы улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев туып-үскән авылның барлык мәктәп китапханәләренә китаплар тапшырган. Автор үзе дә тумышы белән Илеш районыннан.
Әлеге китапка геройның язмышын чагылдырган язмалар, шулай ук авылдашларының, туганнарының, дусларының, танышларының истәлекләре, мәкаләләре, очерклары, төрле елларда газета-журналларда басылган әңгәмәләр, геройга багышланган шигырьләр тупланган. Алар татар, башкорт һәм урыс телләрендә язылган.
Китапта Муса Гәрәев, аның хатыны Галина Александровна, улы Евгений Гәрәев белән интервьюлары аерым бүлекләргә тупланган. Ә Муса Гәрәев белән таныш булган һәм аралашкан кешеләрнең истәлекләре "Батырлар тыйнак була" дигән бүлеккә кергән.
Муса Гәрәевка багышланган шигырьләргә һәм җырларга, шулай ук М. Гәрәев музееның, интернет-ресурсларның һәм Гәрәевларның гаилә архивының фотосурәтләренә аерым бүлекләр багышланган. Шулай ук автор Муса Гәрәевның үз китапларының һәм аның турында басма чыганакларның кыскача исемлеген биргән. Әйтергә кирәк, мондый библиография - беренче тапкыр дөньяга чыккан.
Китап укучыларның киң даирәсе - өлкән сыйныф укучылары, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, югары һәм махсус уку йортлары студентлары, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм якташларыбыз, бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ватандашларыбыз язмышы белән кызыксынучылар өчен исәпләнгән.
Фото: bashnl.ru