

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин шушы уңайдан үз фикерләрен белдерде.
"Бик куанычлы хәбәр. Ул беренче чиратта галимнәр, югары уку йортлары укытучыларына канат куя. Соңгы өч елда бу өлкәдә, аеруча фән һәм технологияләр юнәлешендә, республика зур эшләр башкарды. Бик көчле дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге барлыкка килде. Ул бик күп фәнни һәм мәгариф учреждениеләрен интеграцияләде, җитештерүчеләрне дә җәлеп итте. Фән һәм җитештерү берләшкәндә генә заманча алдынгы технологик чишелешләр барлыкка килә.
Югары белем бирү учреждениеләре кадрлар әзерли, аларда гыйльми тикшеренүләр бара. Фәнгә яшь көчләр килсен өчен зур эш башкарылды. Соңгы өч елда яшь галимнәр өчен бик күп грантлар булдырылды. Бу - булачак белгечләргә ихтирам һәм игътибар билгесе. Алардан да республика икьтисадына шундый яхшы мөнәсәбәт булачак, дигән сүз. Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары планка куйды һәм моңа ирешү өчен барысын да эшли, бу өлкәгә үсешергә ярдәм итә. Соңгы өч елда югары уку йортларына ярдәм тоемлы булды. Дүрт вуз "Приоритет 2030" федераль программасында катнаша. Бу проектта алдынгы уку йортлары гына катнаша ала. Республикада технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән махсус программа кабул ителде. Берничә ел дәвамында барган җитди эш яхшы нәтиҗәләр бирде. Башкортстанның төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш рейтингында дүртенче урынны алуы - зур казаныш. Мондый уңышлар фәнни берләшмәләрнең үз көчләренә ышанычын арттырачак. Ләкин уңыштан канәгать булып, туктап калмаска кирәк".