Кузбасста 10 укучыны һәм аларның укытучысын белем бирү учреждениесенең ашханәсендә агуланганнан соң дәваханәгә салганнар. Бер укучыга һәм педагогка реанимация ярдәме кирәк булган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза “ТАСС”.
"10 бала һәм бер өлкән кеше агулану билгеләре белән дәваханәгә китерелде. Бер бала һәм укытучы реанимациядә иде, ләкин алар инде бүлеккә күчерелде. Хәзер дәваханәдә булган тугыз бала һәм укытучы канәгатьләнерлек хәлдә, бер баланы чыгарганнар", — дип белдерәләр матбугат хезмәтендә.
Зыян күргән укучыларның әти-әниләре сөйләгәнчә, унберенче сыйныф укучылары Анжеро-Судженск шәһәреннән Кемеровога һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиягә килгән. Алар өчен кайнар туклану Кемерово техникумы ашханәсендә оештырылган.
"Анда балалар төшке һәм кичке ашны ашаган. Кичке аштан соң балаларның һәм алар белән барган педагогның хәле начарайган", - дип аңлата әти-әниләрнең берсе.
Төбәкнең Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, балалар ашаган ашханә ябылган. "Хәзерге вакытта тикшерү бара. Контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрелде. Бу хәл Кузбасс Мәгариф министрлыгы контролендә", — диләр ведомствода. Зыян күрүчеләрнең хәлендә уңай динамика бар һәм алар якын арада дәваханәдән чыгарылачак.
Фото: www.sibmedia.ru