Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022” Бөтенрусия конкурсының 3нче федераль этабы ачылды. Биредә, шулай ук, “Укучыларны сәламәт тукландыру экосистемасы буларак - мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Икенче ел инде Русия Мәгариф министрлыгы башлангычы белән мәктәп пешекчеләренең һәм туклану белгечләренең һөнәри ярышлары үткәрелә. Федераль турга төбәк дәрәҗәсендә сайлап алынганнан соң, иң яхшылары чыкты. Быел андыйлар - илнең 75 төбәгеннән 400ләп катнашучы.
“Иң яхшы мәктәп ашханәсе- 2022” конкурсының федераль турында катнашучылар өчен мәктәп пешекчеләренең “Кулинария батлы” шәхси конкурсы, “Мәктәп туклануы 3.0” тематик өстәлләр күргәзмәсе, “Ата-аналардан өч сорау” блиц-турниры, “Хәвефсез азык-төлек блогы” квест-практикумы узачак. Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ассызыклаганча, быел зур конкурс комиссиясе формалаштырылган. Эшкә "Решаем сами" Бөтенрусия проектында катнашучы мәктәп укучылары да җәлеп ителәчәк.
“Уфада узачак бу конкурсның иң яхшы, иң талантлы мәктәп пешекчеләрен ачыкларга ярдәм итәчәгенә ышанам. Сез туклану институтының бик мөһим булган, балаларыбызның сәламәтлеге сагында эшлисез, — дип мөрәҗәгать итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәктәп пешекчеләренә. - Әлбәттә, балаларыбыз иртәнге һәм төшке ашларыннан канәгать булсын өчен барыбыз да махсус көч куярга тырышабыз. Без иң яхшы үрнәкләрне күрсәтәчәкбез, тупланган тәҗрибә белән уртаклашачакбыз. Бүгенге фәнни-гамәли конференция безнең төбәктә генә түгел, ә бөтен илдә мәктәптә туклану системасын үстерү өчен билгеле бер этәргеч бирер дип ышанам”.
22 ноябрьдә “Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе-2022” һөнәри конкурсында җиңүче бүләкләнәчәк. Төп призны мәктәп пешекчесе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алачак.
24 ноябрьдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узачак суперфинал нәтиҗәләре буенча “Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022», “Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022», “Миллионлы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе-2022” номинацияләрендә җиңүчеләрне хөрмәтләячәкләр.
Фото: "Башинформ".