

90 ел эчендә Уфа дәүләт авиация техник университеты диварларыннан авиация һәм космос тармагы, машина һәм станоклар төзү, электр энергетикасы, робототехника, IT-технологияләр өчен 80 меңнән артык белгеч чыкты. Ә университет галимнәренең авыр авиация электр двигательләре өлкәсендәге эшләнмәләре кече авиациядә кулланыла, яңа буын пилотсыз очкычлар барлыкка китерә, илнең оборона куәтен ныгытуга ярдәм итә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдәге рәсми битендәге чираттагы постында яза.
Максим Забелин сүзләренчә, Уфа дәүләт авиация техник университеты бүген Уфа Фән һәм технологияләр университетының бер өлеше булган куәтле фәнни-мәгариф үзәгенә әверелде. Биредә Русиянең хәрби һәм гражданлык авиациясе өчен югары нәтиҗәле көч җайланмалары, агрегатлар һәм системалар булдырачак.
"Монда импортны алыштыру гына түгел, ә фәнне, технологияләрне һәм техниканы үстерүнең өстенлекле юнәлешләре кысаларында инновацион проектлар буенча көчле индустриаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә яңа көндәшлеккә сәләтле продукция булдыру мөһим. Ышанам, бер коллективка берләшкән профессионаллар амбициоз планнарны гамәлгә ашырыр һәм кирәкле белгечләрне әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтер. Ә иң мөһиме - барлык фәнни тикшеренүләр һәм проектлар, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр шулай ук динамик рәвештә үсешер", - дип яза Максим Забелин.