+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 ноябрь 2022, 12:15

Уңайлы яшәү шартлары укуны да нәтиҗәле итә!

«Башкорт дәүләт медицина университетының Төньяк кампусының беренче бинасын ачтык», — дип яза Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрдә.  

Уңайлы яшәү шартлары укуны да нәтиҗәле итә!
Уңайлы яшәү шартлары укуны да нәтиҗәле итә!

“Асылда, фитнес-зал да, уку заллары да, уңайлыклары да, җиһазлары да булган заманча тулай торак бу. Бинаны уңайлы яшәү һәм уку өчен кирәк булган бар нәрсә белән җиһазладык.
Бу дөрес адым дип уйлыйм. Заманча тулай торакка ия булу медицина университетының имиджын арттыру гына түгел, ул белем сыйфатын да күтәрә. Бу чит шәһәрләрдән килгән студентларның тормышын көнкүреш шартларында мөмкин кадәр уңайлырак итү өчен кирәкле ресурс.
Яңа тулай торакта яшәүчеләргә рәхәтләнеп яшәргә һәм нәтиҗәле укырга телим.
Планлаштырылган вакытта бирегә медицина колледжы филиалы ачылуга да килербез дип ышанам”, — дип язган Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: