+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 ноябрь 2022, 11:10

Мәктәп укучылары тычкан бизгәге йоктырган

Республика мәктәпләренең берсендә балаларны дистанцион укытуга күчергәннәр.

Мәктәп укучылары тычкан бизгәге йоктырганМәктәп укучылары тычкан бизгәге йоктырган
Мәктәп укучылары тычкан бизгәге йоктырган
Башкортстанның Туймазы районы Серафимовка һәм Түбән Троицк авылларында укучылар тычкан бизгәге авыруын йоктырган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә бу очрак буенча тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итәләр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлем куркынычы янаган авыру таралу сәбәпле, укучыларны дистанцион укыту форматына күчергәннәр. Ул эпидемиологик тикшерү төгәлләнгәнче дәвам итәчәк. Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматларга караганда, тычкан бизгәген 15 кеше йоктырган.

Башкортстанда агымдагы елның ун аенда геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы белән 1724 кеше авырган. Төбәк кулланучылар күзәтчелеге мәгълүматлары буенча, тычкан бизгәге белән авыручылар саны 100 мең кешегә 42,9 кеше тәшкил иткән. Бу, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 6,3 тапкыр һәм уртача еллык күрсәткечтән 2,5 тапкыр югарырак.

 
 
 
Фото: lechenieved.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас