+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 ноябрь 2022, 08:51

Вузара студентлар кампусын төзүгә федераль үзәк ярдәм итәрме?

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде, анда вузара студентлар кампусын төзү концепциясе турындагы мәсьәләне карадылар.

Вузара студентлар кампусын төзүгә федераль үзәк ярдәм итәрме?Вузара студентлар кампусын төзүгә федераль үзәк ярдәм итәрме?
Вузара студентлар кампусын төзүгә федераль үзәк ярдәм итәрме?

- Проект кысаларында 150 мең квадрат метрдан артык мәйданлы капиталь объектларны төзү планлаштырыла, шул исәптән бирегә торак биналар керә – 70 мең квадрат метрдан артык. Вузара студентлар кампусы төзелешенә федераль бюджеттан 12 миллиард сум акча бирү планлаштырыла, ә объектның гомум бәясе 20 миллиард сумнан артып китәчәк, - диде Андрей Назаров.

"Юл картасын" гамәлгә ашыру, Русия Мәгариф министрлыгы алдындагы йөкләмәләрне үтәү буенча алдагы адымнар турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер проектның тышкы архитектура структурасын үзгәртми торган объектны төзүнең төгәл концепциясе алынган, ул эчке тулыландыруны һәм кайбер биналарның биеклегенә аз гына төзәтмәләрне үз эченә ала.

- Килешенгән очракта, документларның барлык проектлары да "тиз" стартка әзер. Проектны тормышка ашырганда 12 җир кишәрлегеннән файдалану каралган, шул исәптән республика милкендә – 10 участок, шуларның 6сы концессионерга тапшырылырга әзер, 4 участок буенча өченче субъектларны азат итү эше алып барыла, - диде беренче урынбасар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас