“Миловка паркы"ндагы мәктәпне төзү тәмамланды. Бу гади объект булмады. Без аны элегрәк ачарга планлаштырган идек, әмма проблемалар килеп чыкты, вакытны кичектерергә туры килде.
Мәктәп зур, иркен, 1225 урынга исәпләнгән. Бинада дүрт блок, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен аерым корпуслар бар. Үз казанлыклары һәм трансформатор подстанциясе бар. Яхшы җиһазландырылган сыйныфлар, сыйныфтан тыш эш кабинетлары, кечкенә балалар өчен уен бүлмәләре бар. Өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен — лаборант сыйныфы, китапханә, интерактив компьютер комплексы, малайлар өчен агач эшкәртү һәм кызлар өчен тегү остаханәләре.
Спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар булдырылган. Биредә ике зур спорт залы, душ белән киенү-чишенү бүлмәләре, чаңгы саклау урыннары, ачык һавада физкультура белән шөгыльләнү өчен спорт зоналары – баскетбол, волейбол, бадминтон өчен мәйданчыклар бар.
Район актив рәвештә төзелә, шуңа күрә мәктәп бик кирәк. Анда “Миловка паркы”ннан, “Яшьләр" бистәсеннән һәм якын-тирә авыллардан балалар белем алачак”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.