+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 ноябрь 2022, 12:15

Тычкан бизгәге белән авыручы укучылар саны арткан

Кичә республиканың Туймазы районында укучыларны дистанцион укытуга күчерүләре турында хәбәр иткән идек.

Тычкан бизгәге белән авыручы укучылар саны арткан
Тычкан бизгәге белән авыручы укучылар саны арткан
Туймазы районында "тычкан бизгәге" диагнозы куелган балалар саны арткан. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. Хәзерге вакытта 19 бала стационар дәвалануда: 1нче мәктәптән 13 укучы һәм Серафимовка авылының 3нче мәктәбеннән тагын 4 укучы, шулай ук Түбән Троицкидагы гомуми белем бирү оешмасыннан 2 бала. Пациентлар Туймазыдагы яңа йогышлы авырулар госпиталендә табиб ярдәмен ала.

“Балаларның хәле уртача авырлыкта, һәркемгә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Авыр хәлдәге пациентлар юк”, — ди Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.

Кичә хәбәр итүебезчә, Туймазы районының Серафимовка һәм Түбән Троицк авылларында укучылар тычкан бизгәге авыруын йоктырган. “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә бу очрак буенча тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итәләр.

Үлем куркынычы янаган авыру таралу сәбәпле, өч мәктәпне карантинга япканнар. Ул эпидемиологик тикшерү төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: