

"Лекторлар лигасы" конкурсының төбәк этабы 22-25 ноябрьдә Уфада ике мәйданчыкта: М. Акмулла исемендәге БДПУның универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының төп корпусында (УУНиТ) узды. Экспертлар катнашучыларның креативлыгын, материалны тәкъдим итү форматларының төрлелеген, чыгыш ясаучыларның гомум мәдәниятен, аларның лекцияләренең оригинальлеген бәяләде. Катнашучылар конкурста катнашырга этәргән идеяләр белән уртаклашты.
"Лекторлар лигасы Бөтенрусия конкурсына өченче сезонда Русия Федерациясенең 88 төбәгеннән 9 меңнән артык гариза бирелгән. Конкурсантлар жюри һәм тамашачыларга экология һәм хәйриячелек, социаль-гуманитар фәннәр, карьера һәм бизнес, фән һәм технологияләр, табигать фәннәре, медиа һәм маркетинг, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм ЗОЖ юнәлешләре буенча лекцияләр тәкъдим итә. Һәр этап өчен катнашучылар яңа лекция әзерлиләр, аларның темалары кабатланмаячак.
Конкурсның чираттагы, онлайн этабы 2023 елның гыйнварында башлана.
Фото: karmaskaly-nov.ru