Ата-анага баласының сәламәтлеге өчен генә түгел, газизенең гомере өчен дә “ут йотып” яши торган заман җитте. Караңгы төшкәнче чыр-чу килеп урамда уйнаган балаларны да, өйдә бикләнмичә утырган кешеләрне дә очрату кыен бүген. Шәһәрдә түгел, авылда да көпә-көндез ишек ачтырып керү гадәти хәлгә әйләнде. Хуҗалар өйдә булса да, ишек бикле, олысы-кечесе үз эше белән мәшгуль: я телевизордан сериал карый, я компьютер дөньясына “чумган”. Әле кайчан гына авыл баласы, мәктәптән кайткач, зур йозакны ачып җәфаланмый, ишек тоткасына аркылы тыгылган таякны гына тартып алып, өенә керә, шәһәрдә дә, ачкычны тупса янындагы кечкенә палас астыннан алып, ишекне ача торган тыныч һәм бик гади чорда яши идек. Хәзер андый хәлне балаларга аңлатып та булмый, ышанмыйлар.
Заманга ияреп, чамасыз “акыллы” сабыйлар дөньяга килүе дә шом сала бүген. Әлбәттә, баланың үз яшьтәшләреннән күбрәк белүенә, үткерлегенә, хәтта артык чорсыз кыланышына да әти-әнисе сөенә генә. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның кесә телефонында яисә ноутбукта мультик карап, уеннар уйнап утыруын да зур канәгатьлек белән күзәтә алар. Бала үсә барган саен аңа игътибар кими, виртуаль дөньяда үсмерне нәрсә көткәнен ата-ана белми дә, сизми дә кала.
Бала, никадәр генә акыллы күренсә дә, барыбер беркатлы, ышанучан һәм хискә бирелүчән булып кала. Кызганычка каршы, кара эчле, явыз ниятле адәм актыклары моны үзләренең мәкерле эшендә оста файдалана. Моннан биш-алты ел элек социаль челтәрләрдә балаларны һәм үсмерләрне “үлем” уеннарында катнашырга чакыручы төркемнәр әти-әниләрне кара кайгыга салып, куркыныч астында тотуы — моңа ачык мисал. Ил буенча әледән-әле кабатланып торучы балалар суициды ата-аналарны, укытучыларны гына түгел, барча халыкны тетрәндерде. Шул чорда социаль челтәрдә суицидка этәрүче “үлем төркеме”нең администраторы, 21 яшьлек Филипп Будейкинны кулга алганнар иде. Балалар гомерен уенга салучы бу кеше виртуаль дөньяда үзен “Хитрый Лис”, “Филипп Лис” дип йөртте. Тикшерүчеләр әйтүенчә, шуңа охшаш 8 төркемдә торучы 15 үсмер үз-үзенә кул салган, тагын бишесен бу адымнан коткарып калганнар. Беренче карашка катлаулы булмаган биремнәрдән торган мавыктыргыч уенга чумган бала көчле психологик элмәккә эләгүен аңламый да кала. Будейкин төркемендә дә биремнәр һәм тестлар суицидка этәрүче алымнарга корылган, үсмерләр авыр тормышка зарланган һәм ул кушкан биремнәрне үтәп барган. Шундый биремнәрнең берсе видеога үз үлемеңне яздырып карау булган.
Соңгы вакытта “үлем төркемнәре” артта калды, үлемгә этәрүче теманы пропагандалаган сайтларның күпчелеге ябылды, балалар һәм үсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары шактый кимеде, дип тынычланган кебек идек. Ләкин экспертлар янә “Русия балалар суицидлары саны буенча лидерлар рәтендә” дип чаң суга. Шунысы гаҗәп: тулы, имин гаиләдә тәрбияләнүче балалар арасында якты дөньядан үзләре теләп китү очраклары ешайды. Былтыр Петербургта 13 яшьлек өч мәктәп укучысының төркем белән үлемгә баруын белгечләр тикшергәннән соң да бу хәлгә ачык җавап таба алмаган.
Балалар арасында үз-үзенә кул салучылар һәм шуңа омтылучылар саны 2021 елда артуы турында Русия Президенты каршындагы Балалар хокуклары буенча вәкил Мария Львова-Белова белдерде. Соңгы өч елда балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары саны якынча 13 процентка, 3253тән 3675 очракка, һәм үлемгә кабат омтылучылар саны 92,5 процентка (188дән 362 очракка кадәр) арткан. Бу турыда узган елда балалар омбудсмены үз чыгышында белдергән иде.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, былтыр балалар арасында үз-үзенә кул салучылар саны, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 37,4 процентка арткан һәм 753 очрак тәшкил иткән. 2018 елда Тикшерү комитеты балигъ булмаганнар арасында — 788, 2019 елда — 737, ә 2020 елда 548 суицид очрагын теркәгән, дип ассызыклый балалар омбудсмены.
Узган елда, “Росстат” мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында үз-үзенә кул салучылар иң күп теркәлгән (84 очрак), аннан соң Себер (77 очрак) һәм Үзәк (63 очрак) федераль округлары. Иң күп суицид очрагы Мәскәү өлкәсендә булган, анда 21 бала үз теләге буенча гомерен өзгән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә мондый — дүрт, ә Санкт-Петербургта 10 очрак теркәлгән. Балаларның үз-үзләренә кул салуы буенча Бурятия Республикасы икенче булып тора — анда 20 суицид очрагы теркәлгән, өченче урында — Пермь крае (15 очрак).
Мария Львова-Белова әйтүенчә, илдә халыкның 70 проценты Интернеттан файдалана, ә 15-16 яшьлекләр төркемендә бу сан 100 процент тәшкил итә. “Һәр сигезенче үсмер көненә бишәр сәгатьтән дә артык Интернетта утыра, ә өч проценты шул виртуаль дөньяда тулысынча “яши”. Шуңа карамастан, балаларның социаль челтәрдәге хәвефсезлеге өйдә дә, мәктәптә дә контрольгә алынмый. Әгәр без элек, бала өйдә булганда куркыныч янамый, дип әйтсәк, хәзер исә хәвеф тудыручы ишекләр ачык”, — дип ассызыклый омбудсмен.
Балалар хокуклары буенча вәкил, беренче чиратта, балалар арасында суицидның күплегенә һәм аларның үлемне Интернетта популярлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килүенә борчыла. Балалар омбудсмены билгеләвенчә, үсмерләр еш кына планлаштырылган гамәлләр турында мәгълүмат урнаштыра торган социаль челтәрләргә “китә”, бу ата-аналарга депрессия һәм үз-үзенә кул салу тенденцияләрен күзәтергә ярдәм итә ала. Ата-аналарның 97 проценты Интернетның куркыныч тудыруы турында белә, тик 17 проценты гына үз баласын саклап калырга тырыша.
Җәмгыятьтә үз-үзенә кул салуның сәбәпләре турында бик сөйләп бармыйлар: ата-аналар, якыннары һәм танышлары өчен фаҗига бик авыр, шуңа күрә моның сәбәпләре турында да пышылдап кына сөйлиләр.
“Үлем төркемнәре” балаларга башкача янамый дисәк тә, яңа планга ата-аналар өчен тагын бер бәла — аниме килә. Менә берничә генә мисал: Санкт-Петербургта алтынчы сыйныф укучысы “Үлем дәфтәре” аниме герое стилендә үз-үзен үтерергә маташа. Бер айдан Колпино шәһәрендә 10 яшьлек кыз төнлә өеннән чыгып китә һәм балалар уен мәйданчыгында үз теләге белән гомерен өзә. Ул кызда да аниме табыла — бу япон мультфильмнары аның яратканы була. Бәлки, явызлыкның тамыры нәкъ шунда ятадыр? Санкт-Петербургта прокуратура судта әлеге тасмаларга юкка гына мәдәни сугыш игълан итмәгәндер. Шуңа күрә судта япон мультфильмнарын тыя башладылар.
Эксперт ачыклавынча, аниме ул — үз-үзеңне тотуның начар үрнәкләре, деструктив мисаллар, якты хисләр һәм образлар аша садизмга этәрү, үз-үзеңне агрессив тотуны формалаштыру. Шул ук Колпинодагы фаҗигагә тарыган укучы кызның телефонында “GachaClub” уены табылган. Бу уен яшь мәктәп балалары арасында бик популяр. Анда балалар үзләре дә аниме геройлары ясый һәм алар нигезендә мультфильм сюжетлары төзи ала. Социаль челтәрдә бу уенның җанатарлары белән бик күп төркемнәр бар, алар образлар һәм персонажлар белән алмаша. Шул ук вакытта балалар зыянсызлары фонында көч куллануга һәм суицидка этәргән видеолар да ясый башлаган. Күп кенә ата-аналар моңа бәйле хәтта чаң суга.
Илнең барлык төбәкләрендә балалар суицидларының артуы узган язда һәм көзен күзәтелде. Белгечләр бу хәлне мәҗбүри чара булган үзизоляцияләү, дистанцион уку, ата-аналарның дистанцион эше белән бәйли. Гаиләләрнең өйдә бикләнеп утыруыннан әлегә кадәр булмаган проблемалар килеп чыга, бу балалар арасында депрессиягә, үзеңне кирәксез хис итүгә китерә, ди алар.
Моннан тыш, үзизоляция аркасында балаларның виртуаль чынбарлыкка китү проблемалары туа. Балалар гомернең бер генә булуы турында контрольне югалта. Уенның бер дәрәҗәсеннән икенчесенә күчә, ә алда үлем көткәнен сизми дә кала.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Интернет аша балаларга куркыныч янавы турында ата-аналар җыелышында гына түгел, власть вәкилләре катнашлыгында оештырылган конференцияләрдә дә үзәккә алына.
Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары Башкортстанда да бик җитди мәсьәлә булып тора. Әледән-әле югары каттан сикереп һәлак булган, кулы элмәккә үрелгән яисә дару белән агуланып, проблеманы хәл итәргә уйлаган үсмерләр турында ишетелеп кенә тора.
Башкортстан — балалар суицидларын булдырмауның комплекслы системасы кертелгән бердәнбер төбәк. Монда махсус комиссия балаларның үз-үзенә кул салырга омтылуын да, үлем очракларын да өйрәнә.
Белгечләр фикеренчә, ата-аналарга бүген балалары белән аралашу җитми. Өлкәннәр ягыннан балага игътибар булмау ачык күренеп тора. Бүген барлык аралашу монитор экраны аша бара. Кичләрен гаиләдәге һәр кеше экранга төбәлгән. Бала белән өлкәннәр арасында эмоциональ тыгыз элемтә юк. Өстәвенә, ата-аналар үсмерләрнең “сигналын” вакытында күреп тә өлгерми.
Илнең төрле төбәкләрендә теркәлгән фаҗигале очракларның Интернетка бәйле булуы күптән шау-шу тудырып, андый социаль челтәрләргә чик куелырга тиеш кебек тә бит. Бу “үлем уеннарын” коручылар вакытында тотылса, күпме яшь гомерләр өзелмичә калыр иде. Үсеп килүче буын мавыккан социаль челтәрләргә фаҗига булгач түгел, ә алданрак күз салырга вакыт табыйк. Бүген бу — баласы өчен җаваплы һәр әти-әнинең төп бурычы, чөнки телефонны да, ноутбук яисә планшетны да әле теле дә ачылып бетмәгән сабыебыз кулына үзебез тоттырабыз.
Фото: vipatovo.ru