+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 ноябрь 2022, 19:50

690 мең сумлык грантка лаек укытучыларның исемнәре билгеле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле боерыкка кул куйды.

690 мең сумлык грантка лаек укытучыларның исемнәре билгеле
690 мең сумлык грантка лаек укытучыларның исемнәре билгеле
Башкортстанда 690 мең сумлык грантлар алачак урта һөнәри уку йортлары укытучылары һәм остазлары исемлеген расладылар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле боерыкка кул куйды.

Элегрәк язуыбызча, эшләрендә югары казанышларга ирешкән укытучылар 690 мең сум күләмендә акчалата стимул алачак. Шартлар буенча, алар төп эш урынында ким дигәндә биш ел эшләргә тиеш. Шул ук оешмада яңа вазыйфага яисә башка урта махсус уку йортына шундый ук вакансиягә өч елдан соң гына күчү рөхсәт ителә.

Ел саен дүрт ел дәвамында остазлар һәм укытучылар төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы эш урыны турында белешмә бирергә тиеш. Иртәрәк эштән киткән очракта, республика бюджетына акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Радий Хәбировның указы буенча грантны агымдагы елның май аенда гамәлгә куйдылар.

 
 
Фото: .bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: